Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Россиядә Гаилә елы

Син – минем тормыш маягым, чынга ашкан хыялым!

Галина белән Виктор Кривошеевлар гаиләсендәге үзара хөрмәт һәм җылылыкка сокланмый мөмкин түгел

Җирлегебездә төрле милләт вәкилләре яши. Татар, рус, керәшен, мари гаиләләренең үзләренә генә хас традицияләре, гореф-гадәтләре бар. Рус Шуган авылында гомер итүче Галина һәм Виктор Кривошеевлар рус халкына хас йолаларны үтәп яшәүче матур һәм үрнәк гаиләләрнең берсе.

ТОРМЫШ – УЛ "ҖИДЕ МИН"

– Тормыш иткәндә, “син” һәм “мин” дигән сүзләр онытылып, “без” дигән уртак сүз барлыкка килә. “Гаилә” сүзе рус телендә “семь я” – “җиде мин” мәгънәсендә яңгырый. Бергә тормыш итүебезгә биш дистә елга якын булса да, Галя минем өчен яшьлегемнең иң гүзәл чәчкәсе булып кала. Гомумән, гаиләнең элек-электән килгән асылы да шул бит: ишле булсын, үз түбәсе астында күп туганнарны берләштерсен, – ди Виктор Евгеньевич.

Галина Михайловна белән Виктор Евгеньевич икесе дә – Рус Шуган авылы кешеләре. Танышулары да авылда була. Егет кызны клубтан озата кайта да, шуннан соң гел аннан аерылмый.

– Кияүгә чыкканда, миңа 19 яшь иде. Виктор үзсүзле, игътибарлы булуы белән үзенә җәлеп итте. Туй ясарга кыстый башлагач: “Башта укуны тәмамлыйм әле”, – дидем. Витя миңа: “Укып бетергәч түгел, синең хәзер “әйе” дип җавап бирүең кирәк миңа”, – диде. Үҗәтлеге чиктән ашкан иде, – ди Галина Кривошеева, елмаеп.

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак «Авыл утлары» газетасыннан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев