Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Россиядә Гаилә елы

«Бәхетле гаилә» бәйрәме үтте

Чараны алып баручы Рүзил Ихсанов, аксакаллар шурасы рәисе Расих хәзрәт Каюмов, Корьәннән, хәдисләрдән мисаллар китереп, парлы тормышның өстенлеге хакында сөйләделәр.

Мөслим мөхтәсибәте "Мизгел" яшьләр үзәгендә "Бәхетле гаилә" исемле бәйрәм үткәрде. 

"Чарага алтын туйларына җиткән парлар да, гаиләле тормыш белән күптән түгел генә яши башлаучылар да килгән иде.

Мөслим районы мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин, район Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Марина Бәдретдинова, районның гражданлык актларын теркәү органы хезмәткәре Диләрә Шакирова, мөхтәсибәтнең җәмәгатьчелек белән элемтәләр белгече Илүсә Исламова үзләренең чыгышларында гаилә тотрыклыгы һәм балалар тәрбиясе өчен никахлы тормыш белән яшәүнең мөһимлеген ассызыкладылар.

Чараны алып баручы Рүзил Ихсанов, аксакаллар шурасы рәисе Расих хәзрәт Каюмов, Корьәннән, хәдисләрдән мисаллар китереп, парлы тормышның өстенлеге хакында сөйләделәр.

Волонтер, автор-башкаручы, "Егет без" төркеме җитәкчесе Рүзәл Минһаҗев гуманитар ярдәм оештыру, аны махсус хәрби операциядәге егетләргә илтеп тапшыру, андагы хәлләр турында сөйләде. Мөхтәсибәт төркеме әзерли торган "коры душ", озак яна торган шырпылар, кипкән ипи, хуш исле чәйләр, дисбеләр, чәк-чәк, кулдан кискән токмачларның егетләр өчен никадәр әһәмиятле булуын әйтте.

Бәйрәмдә катнашучылар видеороликлар карадылар, чәй өстәле артында гапләшеп алдылар, үз куллары белән "коры душ" ясап карадылар", - дип хәбәр итәләр мөхтәсибәттән.

Фотолар - Мөслим мөхтәсибәтеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев