Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Мунча себеркесе

Мунча себеркесен каеннан, имәннән, юкәдән, миләштән, карлыганнан, чиядән, ылыстан, гомумән, бик күп агачлардан ясарга була.

Каен себеркесе Себерке өчен «үсмер» каен кирәк. Аның ботаклары сыгылмалы, яфраклары йомшак була. Эфир майларына һәм витаминнарга бай каен себеркесе организмнан шлакларны чыгара, тире катламын тирәннән чистарта, бөерләре авырткан, астма чирле кешеләргә уңай йогынты ясый. Мондый миннек мускуллар, буыннар өчен файдалы, яраларны төзәтә. Себеркегә мелисса, бөтнек, сары һәм күк мәтрүшкә, әрем, хәтта кычыткан да кушып ясарга була. Каен себеркесе белән чабынгач, көч-куәт арта, кәеф күтәрелә. Аның суы да шифалы. Ул чәчләрне ныгыта, баштагы кавыкны бетерә. Имән себеркесе Имән себеркесен июнь ахырында әзерли башлап, сентябрь башларына кадәр җыярга була. Агачның яфраклары тапсыз, куе яшел төстә, ботакларында чикләвеге булмаска тиеш. Яшь, күләгәле урында үскән, яфраклары зур булган ботактан җыйсагыз, андый себерке яхшырак була. Алып кайту белән бәйләргә ашыкмагыз. Ботаклар бер-ике сәгать чамасы күләгәле урында торырга тиеш. Имән тән тиресенә файдалы, кан басымы югары булган кешеләргә аны төшерергә булыша. Ул нерв системасын тынычландыра һәм стресстан арынырга ярдәм итә. Аның төнәтмәсе кайбер тән авыруларыннан, аяк тирләүчәнлектән дәвалау чарасы буларак кулланыла. Юкә себеркесе Юкә миллеге ясарга уйлыйсыз икән, чәчәк ату белән бер атна эчендә җыеп өлгерергә кирәк. Мунчада аның исе искиткеч булачак. Әмма мондый себерке белән рәхәтләнеп чабынып булмый, яфраклары йомшак. Аны бары тик хуш ис тарату, исеннән сихәт алу өчен генә бәйлиләр. Юкә себеркесе баш авыртуын баса, сидек юлларына көчле йогынты ясый, тирнең аерылып чыгуын тизләтә, тынычланырга, җәрәхәтләрне тиз төзәтергә, бронхларны киңәйтергә, температураны төшерергә ярдәм итә. Салкын тигән очракта менә дигән дәвалау чарасы. Юкә баш авыртуын баса, тынычландыра.

 Фото – “Мөслим–информ” архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев