Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Белсәң зыян итмәс

Тормышта кулланырдай киңәшләр тәкъдим итәбез

  • Аэрозоль баллонының башы һәм резина груша ярдәмендә буяу сиптергеч ясарга мөмкин.
  • Шөрепне сабынласаң, ул ансат борылып керер.
  •  Полировкалы җиһазлар, электрлашып, үзенә тузан җыя. Әгәр дә 1 өлеш шампунь, 1 өлеш антистатик һәм 8 өлеш сулы эремә белән сөртсәң, тузан кунмас.
  •  Фанераны кискәндә, кырыйлары тигез калсын өчен, киселә торган эзне  кайнар су белән чылаталар.
  •  Лакны уттан алынган кайнар суда җылытсаң, ул юка һәм тигез ятар.
  • Күзлек тоткасының винтлары бушамасын өчен, винтларга синтетик җилем сөртәләр.
  • Бронзадан эшләнгән бизәнү әйберләре тиз каралып, ялтыравыгын югалта. Азрак балавыз яки парафин салынган кайнап торган суга бронза әйберне салып алганнан соң яхшылап сөртсәң, ул тиз генә каралмас.

Фото - Татар-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев