Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Туганнар хакы

Туганнар хакы, алар белән элемтә турында Коръәндә һәм хәдисләрдә нәрсә әйтелә соң? Гомумән, ислам динендә туганлык җепләрен саклауга нинди урын бирелә?

“Бәкара” сүрәсенең 195 аятендә Аллаһ Сүбхәнә вә Тәгалә әйтә: “Яхшылык кылыгыз, дөреслектә, Аллаһ Тәгалә яхшылык кылучыларны ярата”. Бу аять безнең тормыш кагыйдәсе булырга тиеш. Чөнки ул бөтен нәрсәгә дә кагыла: хезмәт урынында да, гаиләдә дә, туганнар, дин кардәшләр арасында да, кардәшләр арасында да әлеге кагыйдә онытылырга тиеш түгел. Кайчан начарлык кылырга телибез, күңелгә ярамаган уйлар килә, бу аятьне искә төшерик. Яхшылык, хәерлелекне кылабыз икән, без Аллаһның яратуына ирешергә мөмкинбез. Бу – зур нигъмәт.

“Ниса” сүрәсенең 1 нче аятендә Аллаһ Тәгалә әйтә: “И, кешеләр! Сезне бер җаннан (Адәмнән) яралткан, аның бер кисәгеннән ишен яралткан һәм аларның икесеннән бик күп ирләр белән хатыннарны халык кылып (җиһанга) тараткан Раббыгыздан куркыгыз. Аның исеме белән бер-берегездән үтенә торган Аллаһтан (Аңа каршы баш күтәрүдән) һәм туганлык җепләреннән (аларның өзелүеннән) куркыгыз”. Әйе, без барыбыз да – туганнар. Һәм безнең бар иң якын кешеләребез – туганнарыбыз. Иң әүвәл, без үзебезнең якын туганнарыбызны кайгыртабыз.

“Мөхәммәд” сүрәсенең 22-23 нче аятьләрендә Аллаһ Тәгалә әйтә: “Бәлки, сез исламнан йөз чөерсәгез, җирдә бозыклык чыгарырсыз һәм туганлык җепләрен өзәрсез. Бу – Аллаһ ләгънәт иткән кешеләр. Ул аларны (хакны ишетмәслек) саңгырау итте һә күзләрен (хакыйкатьне күрмәслек) сукыр итте”. Нинди куркыныч аять!

“Мөслим” җыентыгында Гайшә (р.г.)дән шундый хәдис китерелә: Пәйгамбәребез ﷺ әйтте: “Туганлык җепләре бәйләнгән гаршкә (тәхеткә). Һәм ул (гарш) әйтә, дога кыла: “Кем дә кем туганлык җепләрен бәйли икән, Аллаһ Тәгалә аңарга бәйләячәк, җиңеллеген бирәчәк. Ә кем дә кем туганлык җепләрен аерырга тели икән, Аллаһ Тәгалә аны аерачак”. “Аллаһ Тәгалә аңа бәйләячәк” дигән сүз Раббың якынаячак дигәнне аңлата. Аллаһ Тәгалә аның белән элемтәне ныгытачак. Ә кем дә кем туганлык хакын хаклап яшәми икән, Аллаһ Тәгалә ул бәндәне калдырачак, аның белән элемтәне ерагайтачак.

Гомумән, туганлык мөнәсәбәте өч төргә бүленә. Беренчесе һәм иң хәерлесе әл-васил дип атала. Ягъни без туганнар белән җепне өзмибез. Үзебез аларның хәлләрен беләбез, шалтыратабыз, вакыт-вакыт бүләкләр бирәбез, яннарына барып кайтабыз. Хәтта алар үзләре безгә каршы чыкса да, безне кабул итмәсә дә. Безнең белән араны өзәргә теләсә дә, без, барыбер, үзебезнекен эшлибез. Тамчы ташны тишкән кебек сәбәпләрен кылабыз.

Икенчесе – әл-мүджәзи, әл-мүкәтәһ. Ягъни туганнар белән элемтәне өзмибез. Әмма алар безнең белән элемтәгә чыкканда гына аралашабыз. Туганыбыз шалтырата икән – сөйләшәбез, безне чакыра икән – барабыз. Ләкин безнең яктан бер гамәл дә юк. Ничек бар шулай яши бирәбез.

Өченчесе – иң куркынычы. Үзе үк туганлык җепләрен өзәргә тели. Әйтик, аңа мөрәҗәгать итәләр икән, аралашырга телиләр икән, ул якынаерга уйламый, сәбәпләрен таба. Төрле юллар белән араларны ерагайтырга тели. Әлеге кеше бу гамәле белән Аллаһның ләгънәтенә ирешергә мөмкин.

Тормыш булгач, төрлесе бар. Бер-берсенә пычрак атып, ялган сүз яки фетнә таратып яшәүчеләр дә очрый. Бозым, сихер дигәне дә ерак йөрми, Аллаһ сакласын. Шундый хәлләрдә дә зыян салучы туганыңа карата мәрхәмәтлелек күрсәтү, үзеңне сабыр һәм өлфәтле тоту, туганлык җепләрен өзмәскә тырышу бер дә җиңел түгел, билгеле. Мондый очрак өчен дә Коръәндә җавап бар. “Фуссыйләт” сүрәсенең 34нче аятендә Аллаһ Тәгалә әйтә: “Яхшылык белән явызлык тиң түгел. Син иң яхшы мөгамәлә белән кайтар, шулвакыт сиңа дошман булган кеше гүяки шәфкатьле бер дус булыр”. Бу – Аллаһ Тәгаләнең Пәйгамбәребез  гә карата булган сүзе, әмма бу барыбызга да кагыла. Сиңа карата нинди генә начарлык эшләсәләр дә, нинди генә авыр сүз әйтсәләр дә, хәерлесе белән кайтару – иң хупланган гамәл.

Туганнарыбыз белән ике арада аңлашылмаучанлык бар икән, утырып сөйләшик. Кайчан да булса беренче адымны ясаудан курыкмыйк. Туганлыкның өзелгән җепләрен кабат ялгарга телибез икән, Аллаһ Тәгалә Үзенең ярдәмен бирәчәк. Аллаһның рәхмәтенә һәм мәгъфирәтенә ирешергә Раббым насыйп әйләсен.

Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин, Мөслим районы имам-мөхтәсибе.

Мөхәммәд Сибгатуллин фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев