Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Рамазан – изге ай

Ислам дине кануннары буенча яшәүчеләр өчен Рамазан ае – бик җаваплы чор. Дубайга соңгы баруда без моны аеруча нык тойдык. Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә зурлап билгеләп үтелүче изге ай башланырга 1 ай кала Рамазан аеның вакыты, план-программасы хакында элмә такталарда бәян ителгән иде. Кибетләрдә, кафе-рестораннарда да Рамазан ае турында хәбәр-белдерүләр күп.

Алдан ук бу мөһим айга багышланган күп төрле чаралар үткәрелә. Күргәзмә-шәһәр Дубай Экспо Ситида без моның шаһиты булдык. Изге Рамазан аеның традицияләре, әмирлекнең мәдәнияте белән таныштыру юлы белән безне игелекле, юмарт, кеше хәленә керә белүнең иң изге гамәл икәнен тоярга өндәүче бу фестивальнең матурлыгын аңлатып бетерү мөмкин түгел, аны карарга, күрергә кирәк. Шулай ук илдә “Рамазан хикмәтләре”, “Дөнья мәҗлесе” һ.б программалар эшли. Уникаль павильоннарда дини чыгышлар, шопинг, төсле шоу һ.б. оештырыла.
Дубайда нигездә 12 яшьтән өлкән җирле халык ураза тота. Ризыкны сәхәргә дә, ифтарга да заказ биреп өйгә китертү мөмкин. Туристлар, авырулар, бала имезүчеләр өчен ураза тоту мәҗбүри түгел. Шулай да җирле халыкка ихтирам йөзеннән бу айда читтән килүчеләр дә тыйнак киенә икән. Рамазан аенда ресторан-кафеларның эш сәгатьләре соңгарак күчерелә һәм кыскартыла. Барлык оешмаларда да эш сәгате 2 сәгатькә кыскара. Ай дәвамында саллы ташламалар, акцияләр үткәрелә. Аракы эчү, тәмәке тарту, тере музыка чикләнә, тәртип бозучыны саллы штраф яки 30 көнгә кадәр иректән мәхрүм ителү көтә.
Рамазан ае тәмамлану уңаеннан үткәрелә торган олуг бәйрәм – Ураза гаете Дубайда дәүләт күләмендә зурлап үткәрелә: өч көн ял, бәйрәм сые, бүләкләр... Быел дубайлылар 21-24 апрель көннәрендә бәйрәм итәчәк.
Ял итәргә килүчеләр өчен бу айда да гадәти режим саклана. Бары тик диңгез буенда ял итү, пляжда кызыну, кояш җылысында булу максаты белән генә килүчеләр өчен юллама бәясе дә, отельгә урнашу да (1 көнгә түләү 20000 сумнан башлана) күпкә очсыз, диләр. Уен-шоулар, күңел ачу программалары чикләнгәнгә күрә туристлар саны кими, шуңа күрә отель хуҗалары кунакларга зур ташламалар ясый.

Рәмилә Дәүләтова, Мөслим.

Чулпан Дәүләтова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев