Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Ярдәмсез калдырмыйлар

Бу көннәрдә мөслимәләр «Җәмигъ» мәчетенә җыелып пакетларга хуш исле үләннәрдән чәйләр тутыра

Махсус хәрби бурыч үтәү өчен вакытлыча яшәгән җирләреннән, гаиләсеннән читтә булган ватандашларыбызга гуманитар ярдәм оештыруда мөселман кардәшләребез бик актив катнаша.

"Мөслим мөхтәсибәте оештырган ярдәм акцияләренә теләктәшлек күрсәтүчеләргә рәхмәтебез чиксез. Алар ярдәме белән җыелган акчаларга озак яна торган шырпылар, "коры душ", тозлы бәйләвечләр ясау өчен материаллар алынды. Шулай ук шапкалар, эчке һәм җылы киемнәр, урын-җир әйберләре, медицина кирәк - яраклары, дисбеләр, догалыклар җыю да бара.

Бу көннәрдә мөслимәләр "Җәмигъ" мәчетенә җыелып пакетларга хуш исле үләннәрдән чәйләр тутыра, госпиталь өчен җәймәләр, салфеткалар, медикаментлар әзерле, киемнәр, хәрби егетләрнең ихтыяҗы булган әйберләрне туплый", - дип хәбәр итәләр Мөслим мөхтәсибәтеннән.

 Фотолар - Мөслим мөхтәсибәтеннән.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев