24 апрель 2020 яңалыклары
-
Пекарь кәгазе
Камыр ашлары пешергәндә кулланыла торган пергамент кәгазьне “пекарь кәгазе” дип йөртәләр.
-
Татарстанда 55 мең мохтаҗ кешегә азык-төлек җыелмалары 29 апрельдә таратыла башлаячак
Җыелмаларны ялгыз пенсионерлар, керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр алачак.
-
Ашлама кайта
Ел уңышы астына тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә һәр гектарга уртача 70 килограмм минераль ашлама кертү бурычы куелды.
-
Иртәрәк чыгарга мөмкин
Пенсиягә вакытыннан алда чыгу өчен тагын бер нигез бар, дип хәбәр итәләр Пенсия фондының Мөслим бүлегеннән.
-
Сез иң күркәм кеше булгансыз
Габдрәүф абый белән шактый еллар бергә яшәделәр. Сукыр әнисе Зәһирә абыстай кызы белән кияве тәрбиясендә яши. Шулай ук үзенең истәлекләренең берсендә Сәлимә апа: “Каенана-каенатамны тәрбияләп мәңгелек йортка озаттым.
-
25 апрель көненә һава торышы
Һаваның максималь температурасы көндез +10, +12 градус.
-
Картаюны белми әткәебез
Әткәебез Нәҗмелгыйлем Гыймазетдиновның балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Иске Сәет авылында 1938нче елның 28 августында, гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килә ул. Ачлык, кияргә кием юк. Ашаганнары кычыткан, алабута, ат кузгалагы, өшегән бәрәңге, кипкән гөмбә була.
-
Кайда да алгы сызыкта
Әтиемнең абыйсы Хәким Шакиров Сикия авылында туа. Киң болыннарда уйнап, елгасында су коенып, балык тотып, кайгысыз- хәсрәтсез үткәрә ул балалык елларын. Илгә фашист илбасарларының бәреп керүе бар хыялларны җимерә.
-
Татарстанда коронавирус йоктыруның 14 яңа очрагы ачыкланган
10 пациент госпитализацияләнгән, авыруның җиңел яки симптомсыз формасы булган 4 кеше өйдә дәвалана.
-
Түләүсез сыр тәбедә генә
Интернет аша товар алу, килешүләр төзү ышанычлы түгел. Иң күп урлашулар социаль челтәрләр аша тормышка ашырыла.
-
Рамазан – шатлык ае
24 апрельдә ураза башлана. Бүгенге санитар-эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып, тәравих намазын өй шартларында гына укырга тәкъдим ителә.
-
Маллары тагын да ишәя
Түреш авылында яшәүче Әхмәтшиннарның гаилә фермасында 50гә якын мөгезле эре терлек бар.
-
Рөстәм Миңнеханов үзенең эш көне нәрсәдән башлануы турында сөйләде
ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның иртәсе республика телеканаллары программасын караудан һәм зарядка ясаудан башлана. Бу хакта ул бүген журналистларга«Татмедиа» АҖдә булганда сөйләде.
-
Вакыты чыккан машина йөртү хокуклары җәй уртасына кадәр гамәлдә булачак
РФ Президенты үзенең указы белән гамәлдә булу вакыты чыккан яки чыга торган мөһим документларның гамәлдә булуын озайтты.