Сез иң күркәм кеше булгансыз
Габдрәүф абый белән шактый еллар бергә яшәделәр. Сукыр әнисе Зәһирә абыстай кызы белән кияве тәрбиясендә яши. Шулай ук үзенең истәлекләренең берсендә Сәлимә апа: “Каенана-каенатамны тәрбияләп мәңгелек йортка озаттым.
Бәхиллекләрен биреп китүләренә бик сөенәм. Ярдәмчесез калган балаларны да тәрбияләп үстердем”, – дип язган.
Сәлимә апа үзе укыткан, тәрбияләгән балаларның җәмгыятькә файдалы кешеләр булып үсүенә сөенеп яши. Алдагы язмаларның берсендә телгә алынган (“Орденлы доктор”) Назыйф Гатин аның горурлыгы булды. Тегермәнлек егете, Гата мулланың оныгы, Башкортостанның атказанган хирургы, Почет билгесе, Ленин орденнары кавалеры Назыйф Гатин – Сәлимә апаның укучысы!
“Әртис буласы гына калган!”
Сәлимә апаның тагын бер сәләте турында язмыйча булдыра алмыйм. Ул – тумыштан артист кеше! Яшьтән үк Тегермәнлек сәхнәсен тоткан кыз калган гомерендә дә сәхнә белән арасын өзмәде. Матур бии, спектакльләрдә чын артистлар кебек оста уйный. “Мәлләтамакка күчкәч тә дистә еллар драмтүгәрәк җитәкләдем. Кырыгар кеше катнашкан спектакльләр куя идек. Җидешәр авылга барган чаклар булды. Икешәр роль башкара идем”, – ди ул истәлекләренең берсендә. Музейга тапшырган архивында спектакльләрдә уйнап төшкән фотолары берничә. 1963 елда Октябрь бәйрәменә куелган “Адашкан күңел” спектаклендә (Мирхәйдәр Фәйзи) Сәлимә апа – яучы карчык ролендә. “Чаткылар”да (Таҗи Гыйззәт) – Чикерткә Гыйльменисасын, Риза Ишморатның “Кайту” драмасында төп герой Хәмитнең әнисен уйнады.
Сәлимә апа сәхнәгә куйган тагын бер әсәр бар. Октябрь революциясенең 50 еллыгына (1967) Мәлләтамак үзешчәннәре Таҗи Гыйззәтнең “Бишбүләк” драмасын куйды. Авылның иске клубы шыгрым тулы, басып торырга да урын юк. Без, бала-чаганы, күпме кертмәскә тырышсалар да, җаен табып, барыбер кердек. Ай, ул спектакльнең куелышы! Һәр “әртис” – үз урынында. Сәлимә апа Тимеркәй белән Маһруйның әнисен уйнады. Ана белән баланың очрашуын сурәтләгән мизгел онытылмаслык булып истә калган.
Елыйсы урында чын күз яшьләре белән елап, көләсе урында күз яшьләре чыкканчы көлдереп, тамашачыны үзенең уенына тәмам ышандырып уйнаганга, тамашачы Сәлимә апа катнашкан спектакльләргә, халык артисты уенын карарга барган шикелле җыела иде. Шуңа да аның турында “әртис буласы гына калган” дигәннәрен ишетеп үстек.
Соңгы көннәренә кадәр диярлек шат күңелле, ачык йөзле булды. Каз-үрдәк, тавык-чебеш асрады, оста итеп, әбиләр әйткәндәй, “уңдарып” чәкчәген пешерде. Кергән кешене чәй эчермичә чыгармады. Авырый башлагач, Нарат Асты авылында яшәүче, үзе карап, тәрбияләп үстергән кызы Гасимә гаиләсенә килеп яшәде, соңгы көннәре шунда узды. Сәлимә Уразманова 2002 елда 84 яшендә вафат булды. Мәллә-Тамак авылы зиратына җирләнде.
Гөлфия Мөхәмәтгәрәева. Тегермәнлек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев