Маллары тагын да ишәя
Түреш авылында яшәүче Әхмәтшиннарның гаилә фермасында 50гә якын мөгезле эре терлек бар.
Билгеле булганча, 2015 елдан ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларга мини-фермалар төзү өчен субсидияләр бирелә. Шул рәвешле сөт юнәлешендәге мини-фермалар төзү хисабына терлекчелек продукциясе җитештерү, авыл халкының мәшгульлеген һәм керемен арттыру максат итеп куела.
Авыл җирендә яшәүчеләрнең тырышлыгына, булдыклылыгына сокланмыйча мөмкин түгел. Үҗәтлек тә бар аларда, ташып торган энергия дә! Түреш авылында гомер итүче Фәрсия һәм Гомәр Әхмәтшиннарның тырышлыгына да исең китә. Аларның гаилә фермасында 15 сыер, 15 бозау, 15 кышлау тана һәм үгезләре бар.
– 2016 елда, дәүләттән 200 мең сум күләмендә субсидия алып, үз эшебезне башладык. Программа шартлары буенча без сыерлар санын биштән сигезгә җиткерергә һәм 5 ел дәвамында баш санын шуннан киметмәскә тиеш идек. Шәхси хуҗалыкларга терлек асрау өчен дәүләттән ярдәм күрсәтелгәч, эшләргә дә, яшәргә дә була, – ди гаилә башлыгы.
Гаиләдә эш көне иртәнге сәгать 5тә башлана. Шулкадәр малны карау, ашату өчен күпме вакыт кирәк булуын чамалавы кыен түгел. Әхмәтшиннарга уллары ярдәм итә. Айдарның киләчәктә шушы өлкәдә эшләргә теләге бар.
– Без кечкенәдән әти-әнигә ярдәм итеп, мал-туар арасында үстек. Ихатадагы умарталарны да бергәләп карыйбыз. Ул умарталар бабамнан калган. Әтиебез аларның санын 90 башка җиткерде, – ди Айдар.
Гомәр Әхмәтшин озак еллар Минзәлә урман хуҗалыгының Калинин урманчылыгында мастер булган. Тормыш иптәше Фәрсия – Исәнсеф-Чишмә авылы кызы. Кибет мөдире, сатучы булып эшләгән.
– Мин Түрешкә килен булып төшкәндә Гомәрләрнең ике сыеры бар иде. Малларны бетерү турында ялгыш та уебызга кергәне булмады. Каенатай 90 яшькә җитеп үлде. Аның озын гомерле булуының сере – һәрвакыт хәрәкәттә, мал-туар, бал кортлары белән әвәрә килеп яшәвендә, дип уйлыйм. Унбиш сыердан 295 литр сөт савып алабыз, дәүләткә тапшырганыбыз юк. Сөтне бозауларга эчертәбез, каймагын, маен ясыйм. Катык-эремчектән, сөт өстеннән өзелгәнебез юк, – ди Фәрсия апа.
“Шулкадәр сыерны ничек савып бетерәләр икән?” дигән сорау да туар кайберәүләрдә. Әхмәтшиннар бу уңайдан хезмәтне җиңеләйткәннәр – саву аппараты сатып алганнар. Үзләренең МТЗ-80 тракторы, печән чапкычы, печән җыйгычы бар. Фермерларны борчыган проблемалар да юк түгел. Әхмәтшиннар сауган сөтләрен кая куярга белми интегә. Авылга килеп сөт җыючы юк. Үзләре илтә башласа, чыгым күп китә. Печәнлек җирләре булмау да проблема тудыра.
– Терлек азыгын сатып ала башласаң, артык кыйммәткә төшә. Бүгенге көнгә кадәр печәнлек җиребез юк. Узган җәйдә малларга каян туры килде, шуннан 160 тонна печән әзерләдек, 15 тонна фураж сатып алдык.
Без килгән көнне Әхмәтшиннарның гаилә фермасында бер сыерлары бозаулаган иде. Тагын өчесе бозауларга тиеш. Маллары тагын да ишәя, димәк.
Лилия Шәймиева.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев