Түләүсез сыр тәбедә генә
Интернет аша товар алу, килешүләр төзү ышанычлы түгел. Иң күп урлашулар социаль челтәрләр аша тормышка ашырыла.
Кеше алдап, эшләмичә көн күрүче, башкалар хисабына яшәүче мошенниклар белән бәйле җинаятьләр кимеми. Ел башыннан җирлегебездә дүрт шундый очрак теркәлде.
Мөслимдә яшәүче 1976 елгы хатын-кыз кредит алырга уйлый. Ләкин моңа кадәр алган кредитларын вакытында түләмәгән өчен барлык банклар да аның запросын кире кага. Әмма хатын туктап калмый, акча проблемасын интернет аша хәл итмәкче була. “Начар кредит тарихы белән ничек 400 мең сум күләмендә кредит алырга?” дигән сорау белән интернетка мөрәҗәгать итә. Җавап озак көттерми, телефонына шалтыратып, “Без ярдәм итә алабыз!” дип, күңелен үсендереп җибәрәләр.
– Әлеге хатын-кыз кредит алырга ярдәм итәргә теләк белдерүчегә шулкадәр сөенә, ул куйган шартларны тизрәк үтәргә ашыга. Акча күчерү өчен исәп-хисап счеты ачабыз дип, аннан 4500 сум акча сорап алалар. Әлеге сумманы “ярдәм итүчеләр” күрсәткән карта номерына күчергәч, элемтә югала. Хатын шунда гына үзенең алдануын аңлый, – ди район эчке эшләр бүлегенең уголовный розыск бүлеге җитәкчесе Булат Җамалиев.
Ләкин теге хатын-кыз бу алданудан сабак алмый. Бер ай узгач, ул шул ук тырмага кабаттан баса. “Ничек тиз генә кредит алырга?” дигән таныш җөмлә интернет киңлекләренә тарала. Бу юлы да җавап озак көттерми.
– Без сезгә булышабыз, акча алуда проблема булмас!
– Мине бер алдадылар инде. Миңа чынлап та акча кирәк!
– Без мошенниклар түгел! Мин – банк хезмәткәре...
Ике арадагы сөйләшүдән соң райондашыбызның күңелендә бернинди шик калмый. Бу юлы исәп-хисап счеты ачабыз дигән сылтау белән аның 25 мең сум акчасын “каерып” алалар. Район эчке эшләр бүлеге мәгълүматлары буенча, мошенниклар – Украина кешеләре. Бүгенге көндә тикшерү эше бара.
Агымдагы елның февралендә эре бер эшмәкәр дә алдарлар кармагына эләгә. Алдагы очраклардан аермалы буларак, аны интернет аша эзләп табалар. Эре агрофирма вәкилләре аңа түбән бәядән түп (жмых) алырга тәкъдим итә. Ике арада килешү төзелә. Арзанга гына зур күләмдә товар алу мөмкинлеге чыгуга сөенеп бетә алмый эшмәкәр. Һәм җибәрелгән карта номерына 4 миллион сум (!) акча күчерә. Мошенниклар аны ике көн дәвамында “менә төйибез”, “менә озатабыз” дип алдап килә. Шунда эшмәкәр, күңелендә шик туып, район эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итә. Райондашыбызның гаризасы буенча җинаять эше кузгатыла. Бу очракта мошенникларның Мәскәү өлкәсеннән булулары ачыкланган.
– Бу төр җинаятьләр аеруча авыр ачыла. Чөнки мошенниклар Россиянең башка регионнарында, чит илләрдә яшиләр. Аларны эзләп табуы кыен. Шунысы да бар: банклар клиентлары турындагы мәгълүматны ныклап саклыйлар. Клиентлар турында мәгълүмат бары тик суд аша гына алына. Ә инде эш судта каралганчы җинаятьче эзен “суытып” та өлгерә. Бүген үзизоляция чорында күпләр өйдә, “интернет дөньясында яши”. Кешеләрнең исәп-хисап счетына, карталарына акча күчермәгез. Ышанычлы интернет-кибетләргә генә мөрәҗәгать итегез, – ди Булат Җамалиев.
6 март көнне тагын бер райондашыбыз мошенниклар корбаны була. Дәүләт банкларыннан кредит ала алмагач, ул да интернет аша ярдәм эзли. 900 мең сум акча алуда ярдәм итәргә теләүче тиз табыла. Ул, авыл егетенең йомшаклыгыннан файдаланып, аны әкренләп “саварга” да керешә. Мошенникка барлыгы 59 мең 250 сум акча күчерә ир-егетебез. Көтеп-көтеп тә вәгъдә ителгән 900 мең сум акча күренмәгәч, ул хокук сакчыларына мөрәҗәгать итә.
Ел башыннан кузгатылган дүрт җинаять эшенә 17 апрель көнне тагын берсе өстәлә. Бер райондашыбыз “Юла” кушымтасы аша үзенә кроссовка алырга тели. 10 мең сумлык аяк киемен алу өчен 500 сум аванс күчерә. Акча күчерү белән кибет аны “кара исемлек”кә кертеп куя. Китерелгән зыян суммасы зур булмагач, бу очрак буенча җинаять эше кузгатылмый.
Ничек кенә алдамыйлар да, ничек кенә алданмыйлар бүген. Уяу булыгыз, җәмәгать! Бушлай сыр тәбедә генә булуын онытмагыз!
Фото - Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев