16 июнь 2022 яңалыклары
-
Мәчеләр турында
Сезгә мәче баласы бүләк иттеләрме? Әллә үзегез алырга телисезме? Мәче тәрбияләү – уйнату һәм ашату гына түгел. Ул зур җаваплылык таләп итә. Шуңа күрә бу адымга барганчы, башта песиләр турында мәгълүмат алу артык булмас. Аларның үз йортларына кайту өчен зур араларны үтә алуларын беләсезме? Мисал өчен, Нью-Йоркта яшәүче бер ир яңа урынга күченгәндә мәчесен иске өйдә онытып калдыра.
-
Чик куелды
Бер ир-атны кабат спиртлы эчемлекләр кулланган көе автомобиль белән идарә иткән өчен хөкем иттеләр.
-
17 июнь көненә һава торышы
Һаваның температурасы төнлә +11,+16, көндез +22, +27 градус.
-
Батырлык үрнәге
Украинадагы махсус хәрби операция барышында хәрби бурычны үтәгәндә һәлак булган райондашыбыз – рядовой Илмир Монасыйповны җирләделәр. Хәрби белән хушлашырга район җитәкчелеге, оешма-предприятие вәкилләре, туганнары, дуслары, авылдашлары килгән иде.
-
Экскурсия оештырылды
Мөслим гимназиясенең мәктәп яны лагерена йөрүче 30 укучысы һәм 3 тәрбияче янгын сүндерү техникасы һәм кораллар, шулай ук хәрби кием һәм янгын сүндерү кирәк-яраклары белән танышу максаты белән районның 123 санлы янгын сүндерү бүлегендә экскурсиядә булдылар.
-
Милли уеннар гөрли
Авыл сабан туйлары гадилеге, халыкчанлыгы белән җәлеп итә. Туганнар, дуслар, сыйныфташлар, авылдашлар белән очрашу мөмкинлеге бу. Иске Карамалы Сабан туе Салихҗан Вәлиев испаркында гөрләде. Авыл халкы да, кунаклар да күп иде бәйрәмдә.
-
«Күңелле әлифба» YouTube каналында яңа видео
Яңа чыгарылыш йөклелек хакында.
-
Борынгыдан калган гадәт тарихларда язып куелган
Менә шуннан соң инде Сабантуй бәйрәменең үзенә чират җитә. Аның иң үзәк һәм иң кызыклы өлеше, әлбәттә, мәйдан. Сабантуй бәйрәме асылда нәкъ менә мәйданда һәм төрле ярыш-бәйгеләр оештырыла торган урында халыкның язгы сабанга һәм сабан ашлыгы чәчүгә нинди әзерлек белән килүен сынау һәм күрсәтү, тамаша кылу бәйрәме буларак дөньяга килгән дә.
-
Үткәннән бер мизгел
Бу рубрикада ретро фотолар тәкъдим ителә.
-
Салым түләүчеләр игътибарына
Районара Федераль салым хезмәте хәбәр итә, РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин аерым тармаклар өчен УСН түләү срокларын үзгәртү турында 30.03.2002 ел, № 512 карарына кул куйды. Документ нигезендә алты айга озайтыла
-
Өлкәннәргә кояш җылысын биреп
Социаль хезмәткәр Румия Биктимерова үз вазыйфаларын намус белән башкара.
-
Суда йөзә беләсеңме?
Су коену һәм йөзүнең дә үз кагыйдәләре бар. Аларны үтәмәү, билгеле инде, бәхетсезлек очрагына китерә. Сулык янындагы ял сәгатьләре матур хатирә булып калсын өчен нәрсә эшләргә соң?
-
Бу көнне Мөслимдә
Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.
-
Татарстанда 7,5 млрд. сумлык ике меңнән артык авыл ипотекасы теркәлгән
Авыл ипотекасы дәүләт программасы эшли башлаганнан бирле Татарстан Росреестры тарафыннан 2087 авыл ипотекасы теркәлгән
-
Ут булмый
Линияләрдә эшләр бару сәбәпле ут булмый.