Суда йөзә беләсеңме?
Су коену һәм йөзүнең дә үз кагыйдәләре бар. Аларны үтәмәү, билгеле инде, бәхетсезлек очрагына китерә. Сулык янындагы ял сәгатьләре матур хатирә булып калсын өчен нәрсә эшләргә соң?
Беренче тапкыр су коенырга җилсез кояшлы көнне барырга кирәк. Су температурасы 18-20 градус булса, әйбәт. Биш минутлап коенганнан соң, судан чыгарга киңәш ителә. Аннан соң суда булу вакытын 15 минутка кадәр озайтырга мөмкин. Су коену өчен иң кулай вакыт – иртән һәм кич. Сез сайлаган урын куркынычсыз, чоңгылларсыз, су һәм сулык төбе чиста булырга тиеш. Ялгызың су коену кирәк түгел, чөнки берәр төрле бәхетсезлек очрагында ярдәм итүче булмаячак. Кояшта кызынганнан соң суга кинәт керергә ярамый. Башта күләгәдә хәл алырга яисә йөрәк тирәсен салкын су белән сөртеп алырга киңәш ителә. Иптәшләреңне суга кинәт төртеп кертмә, бу бәхетсезлеккә китерергә мөмкин. Чоңгылларга якын килү дә куркыныч. Суга чумарга яратучыларга аеруча сак булырга кирәк, чөнки су астында таш, ботак, агач кебек тормыш өчен куркыныч әйберләр булырга мөмкин. Такта, бүрәнә, резин камера һ. б. шундый чараларга тотынып йөзгәндә дә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Исерек килеш су коенуның никадәр куркыныч шөгыль икәнен дә кат-кат аңлатып тору кирәк түгелдер. Исереккә диңгез тубыктан, дигән мәкалне генә исегезгә төшерегез.
Су буйларында ял иткәндә балаларны күздән ычкындырмагыз, өлкәннәргә, башка коенучыларга игътибарлы булыгыз. Җәйләребез хәвеф-хәтәрсез үтсен!
Фото-Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев