ДАИ
8 августта Мөслимдә “Автобус” операциясе башланды
Профилактик чара 17 августка кадәр дәвам итәчәк. “Операциянең максаты – пассажирлар транспорты белән бәйле юл һәлакәтләрен булдырмау, иминлекне тәэмин итү. Операция барышында рейдлар оештырыла, автобус йөртүчеләрнең бу төр транспортны йөртү таныклыгы, юл кәгазе, мәҗбүри иминият полисы һәм башка документлар тикшерелә. Рейдлар вакытында төзек булмаган транспорт белән идарә иткән һәм тиешле документлары тәртиптә булмаган дүрт шоферга административ беркетмәләр төзелде”, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев