ДАИ
Узган атнада Мөслим районында ТР ДАИ идарәсеннән килгән махсус патруль эшләде
Юлларда иминлекне Мөслим районы ДАИ хезмәткәрләреннән тыш тагын ике экипаж һәм мотоциклчылар патруле контрольдә тотты. “Мотоцикл белән идарә итүче үсмерләр саны арта. Метрәй авылында 16 яшьлек яшүсмер тоткарланды. Мотоцикл белән идарә итәргә хокукы булмаган үсмергә 5 мең сум штраф салынды. Мотоцикл район эчке эшләр бүлегенең махсус стоянкасына куелды. Бер атна эчендә алкоголь кулланган хәлдә транспорт белән идарә иткән биш кеше тоткарланды, шуларның берсе – хатын кыз”, – дип хәбәр итә районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев