Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Күзлек турында

Иң беренче кысаны (оправа) моннан 2000 ел элек Кытайда ясаганнар.

Шомартылган кристалл

Монокль, пенсне һәм күзлекләр барлыкка килгәнче, Европада кешеләр кристалларның шомартылган кисәкләреннән яки пыяладан файдаланганнар. Аларны бер күзгә куеп укыганнар. Мондый ноу-хауны беренче тапкыр монахлар манускриптларны күчереп язганда куллана башлаганнар. Бу якынча 1000 елда булган.

Ташбакадан?!

Иң беренче кысаны (оправа) моннан 2000 ел элек Кытайда ташбака панциреннән ясаганнар. Менә сиңа мә! Һәрхәлдә табылдыклар шул турыда сөйли. Ул вакытта линзалар тау бәллүре, аметистлар һәм топаз кулланганнар. Аларны изге ташлар дип санаганнар. Әмма мондый күзлекләр күз күремен төзәтмәгәннәр, аларның хуҗасының югары социаль статусын гына ассызыклаганнар.

Ерактан гына

Башта ерактан күрергә булышучы күзлекләр уйлап табыла. Бары тик XVI гасырда гына якыннан күрүне төзәтә торган линза өчен бөгелгән пыяла уйлап табалар.

Күрү үткенлеген тикшерү таблицаларын XIX гасыр уртасында уйлап тапканнар. Шул ук вакытта күрү органы төзелеше һәм функциясе турындагы фән буларак офтальмология хирургиядән аерылган һәм мөстәкыйль дисциплинага әйләнгән.

Сакла! 
Без биш төрле сизү-тоемлау аша дөньяны өйрәнәбез. Шулар арасыннан нәкъ менә күз күреме безнең өчен иң әһәмиятлесе. Әйләнә-тирә дөнья турында мәгълүматның 90 % ына кадәр кеше күзләре аша ала.

Кар күзлеге

Күп гасырлар элек беренче күзлек прототиплары мәңгелек карларда яшәүче арктик халыклар уйлап тапкан. Алар турыпочмаклы агач пластинкалар рәвешендә булган. Бу пластинкаларга тар гына ярыклар ясалган. Кешеләр кояш яктысында кар өстендә йөргәндә шундый күзлекләр кигәннәр. Бу җайланмаларны (аларны «кар күзлеге» дип атыйлар) күзләрне сукырайтучы ак кардан саклау өчен файдаланганнар. Мондый артефактлар безнең заманнарга кадәр сакланган, һәм аларны дөньяның кайбер музейларында күрергә мөмкин.

Тулырак: https://chelny-rt.ru/news/bu-kyizyik/mena-sina-ma-1697804577

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев