Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Студент еллар хәтирәләре

1971 елда Үрәзмәт мәктәбенең 9 классын тәмамлагач, җәйге каникулда уземнең туган авылым Әмәкәйдә комбайнер ярдәмчесе булып урнаштым

1971 елда Үрәзмәт  мәктәбенең  9 классын  тәмамлагач, җәйге каникулда  уземнең туган авылым Әмәкәйдә комбайнер ярдәмчесе булып урнаштым. Комбайнер  Шакирҗанов Рәхимҗан  абый тәҗрибәсе җитәрлек, яңгырлы көннәрдә дә тик ятмыйча  СК-4 комбайнын, аның тагылма ургычларын ремотлап, көйләп куя иде. Шуның нәтиҗәсендә ул елны икмәк суктыру  буенча безнең агрегат «Правда» колхозы буенча  беренче урынга чыкты. Колхоз җыелышында миңа кул сәгате бүләк иттеләр. Ул вакытта  колхозның партия оешмасы җитәкчесе булып Әмиров Мөнир Әмирович эшли иде. Ул  «Урал» мотоциклында  йөреп бар җиргә җитешә : кешеләрнең куңеленә керерлек, үтемле итеп сөйли , тагын да яхшырак эшләргә җилкендереп, дәртләндереп  җибәрә иде. Менә шул вакытта минем аның кебек кеше буласым килде.10 классны  тәмамлагач, 1972 елда Казан авыл хуҗалыгы институтының «Экономика  Һәм авыл хуҗалыгы производствосын оештыру»   бүлегенә  гариза  бирдем. Авыл хуҗалыгының барлык тармакларының да нечкәлекләрен  белмичә торып анализлап, планлаштырып,  җитешсезлекләрне төзәту юлларын курсәтеп булмый. Укырга керер алдыннан  4 фәннән имтихан бирәсе. Хәзерге кебек  ЕГЭ баллары белән түгел. Керү имтиханнарында  4-5ле генә булырга тиеш, аннан ким булса конкурстан үтмисен.  Ә конкурс бик көчле, бер урынга дистәләгән кеше  дәгъвә кыла. Мин керу имтиханнарын уңышлы тапшырып  авылга кайтып киттем. Чакыру көтеп йөрим. 29 август көнне  әткәй эштән кайтып керде, авызлары меҗ-меҗ килә, күзендә яшьләр, кулында  мине институтка чакыру кагәзе. 1 сентябрьгә килеп җитәргә кушылган . 30 август ул чакта бәйрәм тугел. Районның паспорт булеге начальнигы  Усманов  Марат, хәлгә кереп, ярты көн  эчендә  паспорт ясап бирде. Төштән соң чемоданнарымны күтәреп  Мөслимдәге аэропортка киттем, кая инде билет булсын?!  Хәзерге «Татнефть» заправкасы урынында ул чакта  ук  заправка эшли иде.  Бортлы Газ -53 машинасы килеп туктады . Кузовында ( арбасы) 10-15ләп яшьләр утырган, студентлар, Казанга бара икән, Актаныш районыннан ук. Көн кояшлы, җылы. Ул заманда Казанга юл Акташ - Чистай аша гына  иде. Машинаның шоферы мине дә алды. Кама елгасын паромда чыгып бераз баргач, караңгы төште, шофер арыгандыр инде, юл кырыенда басуда, эскерт янында кунып, икенче көнне генә Казанга барып җиттек.

Институт  авыл хуҗалыгында булган барлык тармаклар буенча тирән белем бирде.   Мин үзем лекцияләрне, практик дәресләрне  бер дә калдырмадым,   шуның аркасында экзаменнарны  4-5 ле билгеләренә тапшырып  бардым. Группабыз институтта иң яхшылардан саналды.  Шунын өчен  институт хисабыннан Мәскәугә поезд белән 2 тәулеккә экскурсиягә бардык, ике ел рәттән институтның  ял базасында льготалы путевка белән ял иттек.

Укый башлагач 13 санын бәхетсезгә тиңләгәннәрен белдем. Институтка керү гаризасын, документларны 13 нче кеше булып биргәнмен, зачет кнәгәм 13 нче номерлы булып йөрде. Тик 13 саны миңа бары тик уңышлар гына китерде.

 Студент вакытта сессия беткәч, яңа уку елы башланганчы группабыз белән берәр ай  производствода эшләтәләр иде: Арча, Биектау районнары авылларында  әбиләрдә квартирада торып бәрәңге җыю, ферма тораклары, техника ремонты  кебек эшләр эшләдек. Институт ул елларда Ферма-2дә зур төзу эшләре дә алып барды: укытучылар өчен  квартиралар, яңа «А һәм Б» корпуслы тулай тораклар, спортзал һәм  башка обьектлар. Безгә аларны төзүдә дә катнашырга туры килде. Икенче курсны тәмамлагач Краснодар  өлксенә помидор  игүче совхозга  уңыш җыярга бардык. Кызлар җыеп әрҗәләргә  тутыралар , без, егетләр, транспортка төяп ындыр табагына илтеп зур чаннарга  бушатабыз. Помидорлар чанда юылып  пресска керә, согы Краснодар шәһәренә консерва заводына җибәрелә, ә  төшләре ындыр табагында киптерелеп, эшкәртелеп орлык ясала. Шул совхозда эшләу вакытында автобус белән 2 тәүлеккә Кара дингез буена ял итәргә дә бардык. Палаткаларда кунып, кояшта кызынып, дингез суында коенып кайттык. Ул совхоз басуында карбыз, кавын, суда дөге үсә иде. Дөгене урырга  чылбырлы тәгәрмәчле (гусиницалы) комбайннар кулланыла, басуы су белән торганга тиз генә кипми, шуңа чылбырлы тәгәрмәчле  комбайннар  кулланыла иде.

Тулай торакта бер булмәдә  4әр егет торып укыдык: булмәдә, коридорда чисталыкны саклау студентларнын  үзләрнең өстендә булды. Ашарга пешерү өчен һәр этажда берничә  газ плитәсы куелган кухня бар, кызлар гел шунда ,  ә егетләр сирәгрәк, өйдән килгән кучтәнәчләр бетеп китсә, ашхәнәгә яки буфетка  барасы килмәгәндә генә әзерли идек. Атна саен урын - җир әйберләре бирелеп, аларны: простыня, одеал, мендәр тышы,тастымалларыбызны чистага алыштырып тордылар .

Институтта укыган чакта укудан тыш вакытта бик куп төрле чаралар, кичәләр  үткәрелә иде - күренекле  шәхесләр, артистлар, язучылар белән очрашулар.  Кубәк урта мәктәбен тәмамлап Казандагы төрле югары уку йортларында укучы студент –якташлар белән очрашулар, коцертлар, төрле темаларга лекция-докладлар , дискотекалар һәм башкалар. Җырчы Илһам Шакиров белән  баянчы Рамил Курамшин белән очрашу истә калган,  шунда Илһам Шакиров: “Сез укып бетереп авылда эшли башлагач, без шәһәрдә  яшәучеләрне бәрәңге белән тәэмин итегез инде”,  –дигән  иде. Сирәк кенә булса да  концерт, спектакльләргә дә баргаладык . Тулай торакта  студенлар  кәефсезләнеп утырмады: кемдер гармунда, гитарада, курайда, мандалино һәм башка узе белгән уен коралларында уйныйлар, яшәу кунелле .

Сессиядән сессиягә, студентлар яши куңелле,

Ә сессия  елга ике мәртәбә генә.

 Тормыш булгач төрле хәлләр була, шатлык белән  рәттән хәвефлесе дә. Бер егет йөргән кызына яратуын исбатлар өчен 5 нче каттан сикереп вафат булды. 4- нче  курста укучы 2 кыз  8 март бәйрәмендә шәһәрдәге уку йортында оештырылган  концертка баш киемсез барып, башларына салкын тидереп, менингит  булып 2 тәулек  эчендә, япь-яшь килеш  китеп бардылар. Хәзер дә  салкында баш киемсез яшьләр куренсә, ул фаҗигаләр искә төшә.

Авылга каникул вакытында гына кайта идек, чөнки кайту юлы Бөгелмә шәһәре аша. Казаннан я поезд , билет булса самолет белән  генә кайтып була. Бөгелмәдән Азнакайга , Азнакайдан Мөслимгә, Мөслимнән Әмәкәйгә, өйгә кайтып кергәнче юлда 2шәр  тәулек үтә иде. Берничә мәртәбә автобуслар, попутный машиналар булмыйча төнгә калып Бөгелмә, Азнакай автовокзаларында кунган чаклар булды.    1977 елда, укуымны тәмамлагач, авыл хуҗалыгы министрлыгы юлламасы белән узебезнең районга кайттым. Авыл хуҗалыгы идәрәсе мине «Шуганка» совхозына баш экономист итеп эшкә җибәрде. Миңа  совхозда бер ук вакытта баш экономист, комсомол, партия оешмасы секретаре булып  эшләргә туры килде . Мәктәп елларындагы хыялым тормышка ашты.

Язмамны тәмамлап,  барыгызны да Татьяна (студентлар) көне белән котлыйм, сәламәт, бәхетле ,шатлыклы, уңышлы озын гомер теләп калам.

 Ин изге теләкләр белән, Ришат Шагалиев.

Шуганка авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев