Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Яңа ел бәйрәме тарихы. Туксанынчы еллар

Мәктәптә укыганда Чыршы бәйрәменә әти-әни яңа күлмәк ала иде. Күлмәкне “дождик”лар белән бизибез. Шулай матур, янәсе.

 Әкият герое булып киенгән чаклар да аз булмады. Кибеттә маска-костюмнар юк, киемне үзебез тегәбез. Бәйрәмдә костюмнар өчен аерым бүләк бирәләр. Бүләк дигәне әллә нәрсә түгел: китап- дәфтәр я тәм-том. Бүләге мөһим түгел, костюмыңны бәяләүләре кыйммәт. Яңа ел күчтәнәчен көтеп ала идек. Целлофан пакетта карамель конфет, берничә прәннек һәм печенье булыр иде. Конфет-прәннеге нигәдер каты була иде. Бүген аңлыйм: 90 еллар бит, юклык чорында яшәгәнбез. Колхоздан бирелүче бүләк затлырак булып истә калган. Без бәләкәй чакта авылдагы бөтен балага хуҗалыктан (бәлки, җирле үзидарәдән) бүләк бирелә иде. Затлырак дим, чөнки колхоз күчтәнәчендә тәм-том күбрәк була. Конфетлар затлырак, берәр зефир, алма, мандарин да салалар. Алма белән мандаринның бозыла башлавы гына кәефне кыра. 1-2 әстерхан чикләвеге дә эләксә, синнән бай кеше юк!

Балаларыбыз иркен тормышта үсә. Кибетләрдә тәм-томның ниндие генә юк! Бүгенге заман баласын, ай-һай, гаҗәпләндереп була микән?! Алар бит бәйрәмгә бүләкне дә үзләре сайлый, төгәлрәге, заказ бирә. Кыш бабайга! Кыш бабай ролен әти-әниләре башкаруын белә микән балалар?! Әйе, еллар төрле булган кебек бүләкләр дә, ихтыяҗлар да төрле. Хәерлегә булсын!

Хасилә Фатыйхова, . Мөслим

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев