Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Гайнулла абый турында мәзәкләр

Тегермәнлектән Гайнулла Шәвәлиев бик җор телле, тапкыр сүзле кеше була.

Зирәк “бака”

Безнең авыл очында Салкын чишмә күле бар иде (хәзер кибеп бара). Күлнең сай башында бала-чага чыпырдый. Ә урта өлеше бик тирән, анда теләсә кем су керми. Гайнулла абый шул турга трамплин ясап куйган. Шуннан күлнең уртасына сикерә дә, чумып, икенче ягына барып чыга. Трамплиннан ерак түгел кер чайкау өчен басма да бар. Беркөнне Вәрәкыя әби басмада кер чайкый икән. Гайнулла абый трамплиннан суга сикергән дә, су астыннан йөзеп килеп, басма алдына пылт итеп калкып чыккан. Чыккан уңайга, күзләрен шарландырып “Вәрәка-как” дип кычкырып алган да кире суга чумган. Ни булганын да аңларга өлгермәгән әби: “Бәрәч, бакалар да минем исемне белә икән!” – дигән, имеш, кулларын чәбәкләп.

Капитан кәҗә

Гайнулла абый армиягә киткәнче авыл көтүен көтә. Ул вакытта сыеры-сарыгы, кәҗәсе бергә йөри иде. Көтүдә бик шәпле генә кәҗә тәкәсе дә бар. Гайнулла абый шул тәкәне үзенә ияләштереп, үзенә ярдәмче ясый. Кәҗәгә Капитан дигән кушамат бирә. Капитан көтүне әйдәкләп йөртә: авылдан алып чыга, сулауга алып төшә, көтүне авылга алып кайта. “Босс”ның һәр боерыгын җиренә җиткереп үти Капитан. Кәҗә барыбыер кәҗәлеген итә инде! Кайчагында, бигрәк тә сыерлар яткан арада, “босс”ның бераз йокымсырап китүеннән файдаланып, тау киртләчләре буйлап, кәс-кәс басып, сарык-кәҗәләрне ияртеп, тау өстендәге басу тарафына юнәлә. Инде менеп җиттек дигәндә, астан боерык яңгырый: “Капитан!” Шушы кисәтүне ишеткән кәҗә, бара торган җиреннән шып туктап, кырт кына борыла да, командасын ияртеп аска төшә, берни булмагандай үлән чемченергә тотына икән.

Гайнулла абый – 2014 елда, Нәзифә апа 2015 елда вафат булалар. Икесе дә Нарат асты зиратына җирләнгән. Рабига әби дә шунда җирләнә.

Гөлфия Мөхәммәтгәрәева.Тегермәнлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев