Өлкәннәр хөрмәтләнде
Түбән Табын авыл җирлегенә караган дүрт авылда өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан чәй өстәлләре әзерләнде.
– Өлкәннәр көне, Укытучылар көне уңаеннан котлаулар күп булды. Бу күңелгә рәхәтлек бирә, димәк, онытмыйлар. Түбән Табын авыл җирлегенә караган дүрт авылда өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан чәй өстәлләре әзерләнде. Түбән Табын, Тегермәнлек авыллары өлкәннәрен хөрмәтләү мәчет бинасында үтте. ”Туган як” агрофирмасы чәй өстәле әзерләүгә ярыйсы гына өлеш керткән. Социаль хезмәткәрләр Хәлимә Салихова, Фәйрүзә Насый- рова, Фәндәлия Салихова, фельдшер Илгизә Гайнелхакова, авылдашларыбыз Гөлдания Гыйльфанова, Рафаель Гәрәев тырышлыгы белән мул өстәл әзерләнгән. Кызларыбыз йөгерә-йөгерә кунакларны сыйлады. Түбән Табын интернат-мәктәбе укучылары, укытучылары концерт номерлары күрсәтте.
Оештыручыларга зур рәхмәт әйтеп, киләсе очрашуларга кадәр дип, таралыштык. Дөньялар имин якка үзгәреп, сәламәт булып, куанып яшәргә язсын.
Гөлфия Мөхәмәтгәрәева, Тегермәнлек
Фото - Түбән Табын авыл җирлеге архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев