Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә шундый хәлләр бар

Изгеләр чишмәсендә

Биләрдәге Изгеләр чишмәсенә сез дә барыгыз, үкенмәссез!

– Быел җәй башында кызларым һәм оныкларым, Чистайдагы туганнарым белән Биләрдәге Изгеләр чишмәсендә булдым. Бик күп җирләрдә булганым бар. Әмма мондагы кебек чисталыкны, пөхтәлекне, мондагы кебек тәртипне беркайда да очратканым булмады. Ризык пешерергә – казаны, чәй кайнатырга самовары бар, учак ягар өчен утынга кадәр бирәләр, өстәлләр куелган. Терлек суяр өчен махсус урын көйләнгән. Ул да бик чиста, җәй булуга карамастан, бер чебен очканы да күренмәде. Ике урында торбадан су агып тора, юыну, гыйбәдәт кылу урыннары бар. Без алдан әзерләп тавык алып барган идек, казан асып, аш пешердек. Гыйбәдәт кылгач, тау башына менеп киттек. 440 баскыч күтәрелгәч, изге ташларны күрәсең. Шуларны җиде тапкыр әйләнсәң, имеш, теләкләрең кабул була.

Элеккеге халыкларның эш кораллары һәм табылдыклар тупланган музей дә бар. Бу җирләрдә булу күңелгә рәхәтлек бирә. Милләттәшләрем, сез дә, мөмкинлек табып, барып күреп кайтыгыз, үкенмәссез.

Мөҗәһидан Мортазин, Исәнсеф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев