Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Бәхет гөле азалия

Гөл яратучыларның мәхәббәтен яулаган чәчәкнең туган ягы – Кытай, Япония, көньяк-көнчыгыш Азия

 

     Көнчыгыш илләрендә бу гөл куагы бәхет һәм тынычлык символы булып санала. Азалия рододендроннар семьялыгына керә. Грекчадан тәрҗемә иткәндә “алсу агач” дигәнне аңлата. Гадәттә аны якын кешегә бүләк итеп бирәләр. Ләкин ул өйне ямьләп озак утырмый, чәчәк атып бетерүгә аны ташлыйлар. Аны өй шартларында үстерү дә, үрчетү дә авыррак. Азалия 10-12 градус җылылык һәм югары дымлылык шартларында тәрбияләнсә чәчәк ата. Туры төшкән кояш нурларын яратмый, күләгә урынны кулай күрә. Җәй көне савыты белән кояш төшми торган урынга чыгарып утыртырга мөмкин. Бүлмәдә коры һава булганда, гөлгә су бөркергә кирәк. Гөлгә дөрес итеп сибелгән су аның гомерен озайта. Туфрак кипмәскә, шул ук вакытта бик юеш тә булмаска тиеш. Үсемлек озак яшәсен, мул итеп чәчәк атсын өчен яңгыр, кар суы сибәргә тәкъдим ителә. Азалия – температурага бик таләпчән гөл. Кыш көне аңа 12-14 градус салкынча һава җитә. Җәй айларында бакчага күчергән булсагыз, ягу сезоны башланганчы алып керү кирәк. Башка бик күп гөлләрдән аермалы буларак, азалиягә ачы туфрак кирәк. Аны ылыслы, торфлы туфракка бераз елга комын кушып ясарга мөмкин. Яз һәм җәй айларында атнага бер тапкыр чәчәкләр өчен махсус чыгарылган ашлама белән ашлау мөһим. Гөл мул итеп чәчәк атсын өчен, үсемлекләрнең очын вакытында өзеп тору кирәк. Яшь ботакларда 4-5 яфрак кына калдырып, калган өлешен сындырып алабыз. Исегездә тотыгыз: гөл никадәр кабарынкы, купшы булса, аның чәчәкләре шуның кадәр азрак була. Дөрес тәрбияләгәндә, ул елдан-ел күбрәк чәчәк атачак. Гөл орлыктан, ботактан, тамырдан аерып утырту юлы белән үрчи. Орлыктан үрчетү – озак һәм авыр процесс. Өй шартларында ботактан үстерү уңышлырак. Яртылаш кибеп, агач хәленә кергән 5-8 сантиметр озынлыктагы ботакларны ачы туфракка урнаштырабыз. Бу эшне май-август айларында башкарырга кирәк. Вертикаль рәвештә 1-2 сантиметр тирәнлеккә утыртабыз, өстенә пыяла банка яки полиэтилен каплыйбыз, су сибеп торабыз. 25 градус җылылыкта тоткач, ботак 3-5 атнадан тамыр җибәрергә тиеш.

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев