Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Бәйрәмнәр

Рәхәт тә соң балачак!..

Мөслимдә Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан бәйрәм оештырылды

Район башлыгы Альберт Хуҗин, балаларны бәйрәм белән котлап, күңелле яллар, җәйнең һәр көнен файдалы үткәрүләрен теләде. Бәйрәмдә “Балалар илне рәсемгә төшерә” республика конкурсының икенче этабында җиңү яулаган балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

– Кадерле балалар! Һәркайсыгызга саулык-сәламәтлек, матур балачак, якты киләчәк телим. Сезнең өчен иң күңелле вакыт – җәйге каникуллар башланды. Урамнарда, юлларда, сулыклар янында булганда, иминлек кагыйдәләрен исегездән чыгармагыз! Җәйге ялларыгыз имин булсын! Бу чор сезгә яңа шатлыклар, яңа ачышлар китерсен! Һәр бала якын кешеләренең игътибарына, яратуына һәм кайгыртуына төренеп яшәсен! – диде район башлыгы.

“Кәгазьгә икенче тормыш” акциясенә йомгак ясалды. Мөслим гимназиясе коллективы иң күп күләмдә – 9300 килограмм макулатура җыйган. Гимназия директоры Азат Мирзаяновка “ЭкоЛаб” компанияләр төркеменең социаль проектлар җитәкчесеннән һәм “Гринта” компаниясеннән бүләкләр тапшырылды.

Бәйрәм җыр-биюләргә дә бай булды. Балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче балаларның һәр чыгышын тамашачылар алкышларга күмде. Балалар бакчалары да бәйрәмгә ныклы әзерлек белән килгән иде.

Елдагыча, бәйрәмдә остаханә мәйданчыклары да эшләде. “Офык” мәктәптән тыш эшләр үзәге, балалар сәнгать мәктәбе, үзәкләштерелгән китапханә, спорт мәктәбе, “Мизгел” яшьләр үзәге белгечләре кызлар һәм малайлар өчен рәсем ясау, кул эшләре буенча осталык дәресләре һәм уеннар оештырды.

– Интеллектуаль һәм хәрәкәтле уеннар, мастер-класслар сабыйлар күңеленә аеруча хуш килде. Оныгым да бик теләп катнашты. Аерым мәйданчыкта балалар ГТО нормативларын да тапшырды, спорт ярышларында да катнашты. Җилдәй җитез йөгерүче балаларга карап, минем балачагым булды микән, дип утырдым. Хәзер, Аллаһка шөкер, тормыш җитеш, дөнья матур. Имин күк йөзе астында яшәргә, һәр балага тигез канатлар астында үсәргә насыйп булсын! – диде хезмәт ветераны Мөнирә Гайфиева.

Лилия Шәймиева фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев