Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авылым тарихы

Бүләк авылы тарихы

Бүләк авылы Сикия елгасы буена урнашкан. Район үзәгеннән төньяк-көнчыгышка таба 35 километр ераклыкта. Авылга нигез XVII гасырда салынган.

Революциягә кадәр булган чыганакларда да авыл Бүләк исеме белән искә алына. XVIII-XIX гасырларда авыл халкы башкорт-вотчинникларга һәм типтәрләргә караган. Бу чорда халык башлыча игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнгән, арба-чаналар ясау киң таралган булган. 
1870 елгы мәгълүматлардан күренгәнчә, Бүләк авылында мәчет эшли. XX гасыр башында авылда ике мәчет һәм мәктәп була. Бу чорда авыл общинасының имана җире 3671,6 дисәтинә тәшкил итә. 
1920 елга кадәр Бүләк Уфа губернасы Минзәлә өязе Әмәкәй волосте составына керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә кантоны составында. 1930нчы елның 10 августыннан – Мөслим районы, 1935нче елның 10 февраленнән – Калинин, 1959нчы елның 12 октябреннән – янә Мөслим, 1963нче елның 1 февраленнән – Сарман, 1965нче елның 12 гыйнварыннан яңадан Мөслим районы составына керә. Бүләк авылы Үрәзмәт авыл җирлегенә карый. 
1930 елда авылда “Бүләк бул” исемле колхоз оештырыла. 1959 елда ул берләштерелгән Карл Маркс исемендәге колхоз составына керә. 1991 елда “Бүләк” исеме белән аерылып чыга. 1995 елда авыл “Үрәзмәт” коллектив предприятиесе составына керә. Ә 1996 елда ачык типтагы “Агрохимсервис” акционерлык җәмгыятенең ярдәмче хуҗалыгы буларак эшли башлый. 
Авыл халкы кырчылык белән шөгыльләнә. Бүләктә ул чорда клуб, китапханә (1940 ел) эшли. 2010 елга кадәр башлангыч мәктәп тә эшли. 
1859 елгы мәгълүматлардан күренгәнчә, авылда 576 кеше яши. 1897 елда – 969 кеше, 1938 елда – 910, 1970 елгы мәгълүматларда 467 кеше язылган. 2010 елда авылда халык саны 116 кеше тәшкил итә. 
Язмада туган як музее хезмәткәрләре әзерләгән материал файдаланылды.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X