Авылда яшәү рәхәт!
“Август-Мөслим” агрофирмасы агрономы Илнур Мотавалов шулай ди
Илнур Мотавалов – “Август-Мөслим” агрофирмасында эшләүче яшь белгечләренең берсе. 5 ел элек ул агрофирмада орлыкчылык белгече булып хезмәт юлын башлый. Соңгы ике елда баш агроном вазыйфаларын башкара. Хезмәттәшләре Илнурга “үз эшенең остасы, җирне тоеп эшләүче белгеч” дип бәя бирә.
Илнур – Исәнсеф авылы егете. Башлангыч сыйныфларда укыганда ук агроном булырга хыяллана ул. 11 сыйныфны тәмамлагач, Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. “Үсемлекләрне саклау. Агрономия” факультетында, аннан ике ел магистратурада укый. Бүген ул – аспирант, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты.
– Җир эшенә мәхәббәт кечкенәдән яши. Авылда әтинең 50 гектар җире бар. Анда арпа, бодай үстерәбез. Ихатада гомер-гомергә күпләп маллар тоттык. Дүрт сыерыбыз, 20ләп үгезебез бар. Көненә 50-60 литр савабыз. Сөтне “Фаиза” кооперативына тапшырабыз, – ди Илнур.
Илнур студент елларында ук эшли башлый. Икенче курста укыганда егетне Нурлат районына практика үтәргә җибәрәләр. Ул басу-кырларга агу сибүдә студентлар отрядына агроном итеп билгеләнә. Күзләре янып торган, үҗәт, тынгысыз егетне Нурлатта бик җылы кабул итәләр, эшкә кайтырга тәкъдим итәләр. Илнур өч елдан артык шушы хуҗалыкта эшли, тәҗрибә туплый.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 22 ноябрь саныннан укыгыз.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев