Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Терлекләр дә үрчетәчәкләр

“Август-Мөслим” агрофирмасының Үрәзмәт товарлыклы-сөтчелек комплексы “нәсел репродукторы” дәүләт статусын алды.

Үрәзмәт товарлыклы-сөтчелек комплексы, сөт җитештерүдән тыш, голштин токымлы мөгезле эре терлекләр үрчетү буенча эшчәнлек алып барачак.
– Бу безнең өчен зур плюс. Яңа статус безгә өстәмә бурычлар да йөкли: яшь үгезләрнең җитештерүчәнлеген бәяләү, контроль савулар үткәрү, терлекләрне бонитировкалау, ягъни малларның сөт җитештерүчәнлеген исәпкә алып, һәркайсын комплекслы бәяләү. Бу эшләр иң яхшы терлекләрне сайлап алу һәм нәсел калдыру өчен мөһим. Тикшерү нәтиҗәләре тармакны үстерү максатында предприятиенең үзендә һәм дәүләт органнарында кулланылачак, – ди “Август-Агро” идарәче компаниясе генераль директорының терлекчелек буенча урынбасары Наталия Козлова.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев