Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе

6 июльдә «Казан Экспо" күргәзмә үзәгендә «Агроволга 2022» Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе ачылды.

 Быел анда Россиянең 42 төбәгеннән 415 компания, шулай ук Төркиядән, Белоруссиядән, Көньяк Кореядән, Австралиядән һәм Нидерландтан 415 компания катнаша.

Күргәзмәдә 2022 ел конкурсы нәтиҗәләре буенча үз номинацияләрендә райондашларыбыз бүләкләнде:
«Агростартап» - КФХ Эдуард Гарифуллин, Рим Гимаев, Рафаэль Гимаев,
Раиф Муртазин гаилә фермасы;
«Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы» - Алмаз Шангараев «Заря» кооперативы.

«АГРОВОЛГА 2022» Халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә һәм күргәзмә үзәгенең 100 мең кв.метрында һәм якын-тирә кырларында компания селекция, ашламалар һәм үсемлекләрне яклау чаралары өлкәсендә үз казанышларын күрсәтә. Авыл хуҗалыгы техникасын һәм запас частьләрне җитештерүчеләр 100 берәмлектән артык техника тәкъдим итте. Биредә шулай ук терлекчелек фермалары өчен җиһазлар, нәселле материал, терлек азыгы, ветеринария препаратлары һ.б. ларны күрергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев