Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Язгы сабан көттерми

“Туган як” агрофирмасы язгы чәчүгә беренчеләрдән булып кереште.

Агрофирма быел 7 мең гектарда язгы чәчү үткәрергә планлаштыра. Шуның 655 гектары сидераль пар җирләренә билгеләнгән. Әлеге мәйданнарда горчица чәчелде. Фитосанитар ролен үтәүче бу төр культура минераль ашлама булудан тыш гумусны да яхшырта, ди агрофирма белгечләре. Былтыр көздән 3657 гектарда уҗым культуралары чәчеп, өстенлекне көзге бодайга биргәннәр.
– 530 гектар мәйданда арпа, 522 гектарда борчак, 94 гектарда фацелия чәчтек. Бүгенге көндә механизаторларыбыз бодай  һәм рапс чәчә. Көннәр матур торганда, агрочараларны кыска срокларда төгәлләргә ниятлибез. Дым каплатуны тәмамладык. Әлеге агрочарада быел 7 тырма агрегаты катнашты, җир эшкәртүгә 4 агрегат чыкты. Чәчүдә бүген биш комплекс эшли, – ди агрофирма җитәкчесе Раил Җиһангиров.
Хуҗалыкның быел техника паркы тулыланган. Техник культуралар чәчү өчен “ЕДХ-9000” чәчү комплексын, үзйөрешле “Барс-4000” агу сибү җайланмасын алганнар. Татарстанда беренче булып “Туган як” агрофирмасына кайткан “Полесье-3219” гибрид комбайннары эшне тиз һәм сыйфатлы итеп башкару мөмкинлеген бирәчәк. 
– Һава торышы чәчү өчен уңайлы. Техника чыгымчыламаса, эш оешкан төстә бара. Без ел саен максималь җитештерүчәнлеккә омтылабыз. Озын кыштан соң басу-кырлар сагындырды, – ди агрофирма механизаторы Рөстәм Авзалов.
Агрофирмада барлык төр техниканың сафта булуын, ашламаның һәм орлык запасының җитәрлек күләмдә туплануын күреп кайттык. Чәчүлек орлыкның югары репродукцияле элиталы сортларын сатып алганнар. 1 гектарга тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә 210 килограмм минераль ашлама туры килә. 
Агрофирма чәчүне атна-ун көндә төгәлләргә планлаштыра. Эш ике сменада оештырылган. Механизаторларны ашату оештырылган. Кызыксындыру чаралары турында да онытмаганнар.
– Җиң сызганып, ару-талуны белми эшләгәндә механизаторларга хезмәт хакыннан тыш тагын 30-50 мең сум акча эшләү мөмкинлеге бар. Гектар биремен арттырып эшләргә егетләребез атлыгып тора. Хуҗалыкта династияләре белән эшләүче механизаторларга алмашка яшьләрнең килүе сөендерә, – ди Раил Җиһангиров.
Агрофирманың Минзәлә, Сарман районнарында да җир биләмәләре бар. Тулаем алганда, агрофирмада язгы бодай – 4600, борчак – 530,  рапс культурасы – 1380 гектар мәйданда үстереләчәк.
Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев