Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Август-Мөслим” язга орлык әзерли

“Август-Мөслим” агрофирмасының “Иске Карамалы” ашлык киптерү комплексында тулы куәткә чәчүгә әзерлек бара.

Язгы бодайның 4300 тоннасы калибрлап куелды инде. Техник камилләштерүдән соң ашлык киптерү комплексының орлык линиясе узган елның февралендә эшли башалаган иде.

– Басудан китерелгән бөртекне беренче катка чүптән чистарту өчен МПО-50 машинасын файдаланабыз. Аннан соң ашлык МУЗ-8 рәшәткәле чистарту машинасы аша узып, ныклап чистартыла. Булачак орлыклык материал үз юлын триер блогы һәм пневмоствол аша чыгып төгәлли. Нәтиҗәдә орлык чисталык һәм масса буенча ГОСТ таләпләренә туры килә, – ди агрофирманың орлыкчылык буенча агрономы Илнур Мотавалов.
Узган язда “Иске Карамалы” ашлык киптерү комплексында кыска вакыт эчендә 3 мең тонна язгы бөртек культуралары орлыгы калибрланган иде. Линия озаклап туктап тормады. Көзге чәчүгә анда 2 мең тонна орлык әзерлән.

Мөнирә Арсланова

Фото - Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев