6 сентябрьгә һава торышы
Көндез һава температурасы +21.+25˚ градус булыр, дип фаразлана.
Иртәгә, 6 сентябрь көнне алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә явымсыз, урыны белән томан төшү ихтималы бар. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен булырга мөмкин. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын, вакыты белән 13 м/с, яшен вакытында 15-16 м/с тизлек белән исүче җил. Төнлә һава температурасы 6.+11⁰, көндез максималь температура +21.+25˚.
Наилә Сәлахова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев