Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

«Мин тормышка гашыйк» (Фоторепортаж)

Гөлшат Зәйнәшеваның тууына 95 ел тулу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә оештырылды.

Район үзәк китаханәсе җыр-моңга гашыйк райондашларыбыз арасында Гөлшат Зәйнәшеваның тууына 95 ел тулу уңаеннан "Мин тормышка гашыйк" исемле җыр бәйгесе игълан итә. Бәйге шарты буенча, Гөлшат Зәйнәшева сүзләренә иҗат ителгән җырны ялгыз яки күмәк башкарып, видеога төшереп җибәрергә кирәк була. Бәйгедә күрше Сарман, Актаныш районы үзешчәннәре дә катнаша, сиксәннән артык видеоязма тәкъдим ителә.

Бүген бәйгегә нәтиҗә ясалды. Әдәби-музыкаль кичәгә өлкәннәр, район үзәге мәктәп укучылары, авыл мәдәният йорты, китапаханә хезмәткәрләре килгән иде. Җырлар, чыгышлар белән үрелеп барган чарада Ташлыяр авылы "Ләйсән" балалар бакчасында тәрбияләнүче Раян Нуретдиновның чыгышы, мөгаен  кульминацион нокта булгандыр. Өч яшьлек Раян шагыйрәнең "Әниемә" җырын башкарды. 

Кичә кунагы Роза апа Низамова кайчандыр үзе күреп-белгән шагыйрә турында истәлекләре белән уртаклашты. Чара ахырында катнашкан һәркемгә дипломнар һәм истәлек бүләге тапшырылды, бергәләп "Аерылмагыз" җырын башкардылар.

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев