Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Менделеевск районында семинар-киңәшмәдә мөслимлеләр бүләкләнде.

Халыкның эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсендә мөслимлеләр бүләкләнде.


 Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында Менделеевск районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе үтте.

Семинарда район һәм авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары җитәкчеләре, республиканың көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгыш зоналарының 14 районыннан авыл хуҗалыгы кооперативлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, банк өлкәсе вәкилләре катнашты.

“Крестьян фермер хуҗалыгының иң яхшы җитәкчесе” республика конкурсы җиңүчесе исеменә Рәзинә Габидуллина, Алмаз Авзалов лаек булды. Олы Чакмак авыл җирлеге башлыгы Илнур Габидуллин - “Кече эшмәкәрлекне үстерү буенча авыл җирлегенең иң яхшы җитәкчесе” исемен яулады.

Фотолар - администрациянең матбугат хезмәте архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев