Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Йорт хайваннары өчен җаваплылык

Хуҗасыз этләр проблемасы халык җыеннарында күп күтәрелә

Казан янындагы Самосырово бистәсендә булган хәл һәркемнән уяулыкны арттыруны таләп итә. Этләр талап үтергән 48 яшьлек хатын-кыз, юлны кыскартырга уйлап, этләр күп булган сәнәгать базсасы яныннан үтәргә була һәм фаҗигагә эләгә. Безнең җирлектә мондый хәл булмас дип берәү дә әйтә алмый. Урман буйлары, кеше үзе үк чүплеккә әйләндергән яр буйларында ризык эзләп йөрүче этләр аз түгел.

– План нигезендә этләрне аулау, хуҗаларын билгеләү, хуҗасыз булганнарын Бөгелмәгә махсус питомникка җибәрү башкарыла. Шушы көннәрдә урамда йөргән ике этнең хуҗалары ачыкланды. Дүртаяклыларны иректә йөртүче райондашларыбызга административ беркетмә төзелде. Тикшерү ачыклаганча, хуҗалары, этләрдән туеп, аларны кирәксез дип урамга чыгарып җибәргән. Тагын ике райондашыбыз, Бөгелмә питомнигы белән килешү төзеп, этләрен шунда озатты, – ди Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Бәйрханов.

Кыргый этләрне район үзәгендә күргән юк. Бер эт очраганда да, кайберәүләр юлның икенче ягына чыгарга яисә алдан баручы кешегә иярергә тырыша.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 22 ноябрь саныннан укыгыз.

Фото – Татар-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев