Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Эчми дә яшәп була бит!

Эчүчеләр булганда идән асты аракысын сатучылар кимемәячәк.

Быел җирлегебездә ялган аракы сатуның биш очрагы ачыклаган. Спиртлы эчемлекләрне законсыз җитештерүче дүрт райондашыбызга карата җинаять эше ачылган.
– Ялган аракы сатучылар турында мәгълүматларны ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре белән берлектә өйрәнәбез. Оператив-эзләү чаралары барышында шикле дип табылган йортларны, кешеләрне тикшерәбез. Дусай, Иске Вәрәш, Үрәзмәт, Рус Шуган авылларында ачыкланган фактларны авыл халкы җиткерде, – ди район эчке эшләр бүлегенең уголовный розыск бүлекчәсе җитәкчесе Булат Замалиев.
Роспотребнадзор идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, быел 11 ай эчендә Татарстанда 569 агулану һәм 201 үлем очрагы теркәлгән. Ялган аракы аркасында җирлегебездә өч кеше якты дөнья белән хушлашкан. Алар – Мөслим, Дусай, Әмәкәй авылларыннан 59, 60, 61 яшьлек ир-атлар. Былтыр спиртлы эчемлекләр белән агулану очраклары теркәлмәгән. 2020 елда исә дүрт райондашыбыз, сыйфатсыз аракы эчеп, агуланган һәм тагын дүрт кешенең “яшел елан” аркасында гомере өзелгән.
– Районда спиртлы эчемлекләр белән агулануның өч очрагы теркәлгән, әмма моны тулы мәгълүмат дип әйтеп булмый. Сыйфатсыз аракы эчеп агуланган бөтен кеше дә, ярдәм сорап, ашыгыч ярдәм бүлегенә мөрәҗәгать итми. Агулану фактлары буенча ялган аракы сатучыларны ачыклый башлагач, аларның сатып алучының туганы, танышы яисә авылдашы булуы ачыклана. Эчү юньлегә илтми. Шулай да алкогольле эчемлек кулланырга уйлагансыз икән инде, аны лицензиясе булган сәүдә нокталарыннан алырга киңәш итәр идем. Быел сәүдә нокталарында һәм гражданнарда законсыз төстә сатылган 400 литр спиртлы эчемлек ачыкланды, – ди ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече Алена Виноградова.
– Ялган аракы сатучыларны ачыкларга халык та ярдәм итә ала. ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының “Халык контроле” бүлегенә кереп, закон бозу очрагы турында хәбәр калдырырга кирәк. Идән асты аракысы белән агулану очраклары, гадәттә, яңа ел бәйрәмнәре чорында теркәлә. Районда көмешкә сатучылар да аз түгел. Без аларны ачыклау юнәлешендә дә эш алып барабыз. “Өйдә ясалган көмешкә яхшырак” дип уйлаучыларга: “Гомерегез шулкадәр түбән бәяләнәмени?!” – дип әйтәсе килә, – ди Булат Замалиев.
Сер түгел, легаль булмаган аракы сатучыларны җаваплылыкка тарту куркытмый. Ялган аракы сатучыларның кимемәве спиртлы эчемлекләрнең үзкыйммәте артуга да бәйле. Халык кыйммәтле шешәгә алмашка арзанлысын эзли димәк.
– Этил спирты эчкән кеше тик тора алмый, хисчәнгә әйләнә, битләре кызара, тирли, селәгәе күп бүленеп чыга, физик һәм психик яктан йомшый. Әкренләп бу организмның агулануына китерә: тән тонык төскә керә, авыру бәдрәфкә еш йөри, күз алмалары зурая, авыз кибә. Бу вакытта игътибар югала, сөйләм аңлашылмый. Метил спирты ашкайнату системасында тиз эшкәртелә. Агуның 75 проценты – сулыш аша, калганы бәвел белән чыга. Үлем дозасы, гадәттә, 50-150 мл тәшкил итә. Агуланганда төп авырлык нерв системасына төшә. Кеше тиз кыза, күзләре зурая, үзен үзе белештерми башлый. Суррогат алкоголь белән агулану күпме эчемлек кабул ителүгә бәйле. Авыру хроник эчкечелектән интегә икән, агулану көчлерәк була һәм үлемгә китерү ихтималы да зуррак, – ди район поликлиникасының участок табибы Зирәк Фәтхетдинов.
Булат Замалиев хәбәр итүенчә, ел дәвамында Дусай, Симәк авылларында ике райондашыбыздан 5 литр көмешкә табып алынган. Составында спирт булган сыекчалар суд карары белән юкка чыгарылган. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев