Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Бала иминлеге – беренче чиратта

Район мәктәпләре һәм балалар бакчаларында шәхси сак хезмәткәрләре эшли. Узган елның 11 май көнендә Казан мәктәпләренең берсендә булган фаҗигадан соң сак хезмәте аеруча көчәйтелгән режимда эш алып бара. Куркынычсызлык чараларын көчәйтү белән бергә барлык мәгариф учреждениеләренә керү мөмкинлекләре дә чикләнгән.

Шәхси сак предприятиесе хезмәткәрләре һәм белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренең кораллы һөҗүм була калганда хәрәкәт итү тәртибе тикшерелде. Беренче тикшерүләр Мөслим урта мәктәбе һәм Түбән Табын интернат-мәктәбендә узды. Инструктажда районның мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм сак хезмәте вәкилләре катнашты.
– Саклык, уяулык һәм иминлек темалары беркайчан да икенче планда тора алмый. Мәктәп һәм балалар бакчаларыннан тыш, халык күпләп йөри торган социаль-мәдәни объектларны аеруча җитди контрольгә алу зарур. Капиталь ремонт барган һәм яңа төзелгән биналарга иминлек ягыннан контроль булсын өчен видеокүзәтүләр куелса, тагын да яхшы булачак. Былтыр башкала мәктәбендә булган җан өшеткеч вакыйга сак хезмәте һәм мәктәпләрнең гадәттән тыш хәлләргә әзер булу-булмавы турында мең кат уйланырга мәҗбүр итә, – ди район башлыгы ярдәмчесе Наил Бәдретдинов.
Инструктажда Росгвардия җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Раушан Бадиков та катнашты. Әлеге оешманың төп максаты – полиция белән берлектә җәмәгать тәртибен саклау һәм җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү. Шәхси сак эшчәнлеген контрольдә тоту да – алар җаваплылыгында. 
Мөслимнең барлык мәктәп һәм балалар бакчалары, Мөслим политехника техникумы, Күбәк, Михайловка, Түбән Табын интернат-мәктәбендә “Беркут” сак хезмәте кизү тора. “Беркут” җәмгыятенең Мөслимдәге каравыл җитәкчесе – Зөлфәр Хантимеров. Аның кул астында 24 кеше эшли. 
– Шәхси сак хезмәтендә эшләүчеләр махсус укуларда белемнәрен күтәреп, кирәкле күнекмәләргә өйрәнеп кайтты. Көтелмәгән хәлләр килеп чыкканда тиз реакция ясау осталыгы да, батыр йөрәкле булу да кирәк. Бина зурмы, кечкенәме – сак хезмәтенең эшчәнлеге бер булырга һәм балаларның иминлеге турында борчылырлык сәбәпләр калырга тиеш түгел, – ди Зөлфәр Хантимеров.
Мөслим урта мәктәбендә үткәрелгән тикшерү вакытында бинага ялган “террорчы” үтеп керде. Шундый көтелмәгән хәл була калганда персоналның ничек хәрәкәт итүе, дөрес карар кабул итүенә бәя бирелде. 
– Җирлектәге мәктәпләр һәм балалар бакчаларының барысы да көтелмәгән хәлләр килеп чыгуга әзер булырга тиеш. Җитәкче кабинетында урнаштырылган тавышкөчәйткеч җайланмалар, видеоэкран, бинаның тулысынча җиһазландырылган вахта бүлмәсе, ишектәге көчле контроль-идарә системасы, сакчылар, территориянең тулысынча коймалап алынуы – саклык һәм иминлекнең беренче баскычы, – диде Наил Бәдретдинов.
Телевизордан күреп, газеталардан укып белгән куркыныч хәлләр, чәчләр үрә торырлык канлы вакыйгаларның шаһитлары булырга язмасын! Иртән баласын бакчага, мәктәпкә озаткан әти-әниләргә сабыйларын исән-имин каршы алырга язсын!

 

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев