Антирейтингта мөслимлеләр дә бар
Актуаль

Антирейтингта мөслимлеләр дә бар

Юл иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы дәүләт комиссиясе 2026нчы елның 8 аенда юл кагыйдәләрен иң күп бозган машина йөртүчеләр эшләүче предприятиеләр исемлеген игълан итте

Статистика гыйнвардан августка кадәрге чорны үз эченә ала. Мондый мәгълүматны ай саен биреп баруның максаты – оешма-предприятие җитәкчеләренең юлларда иминлек өчен җаваплылыгын арттыру. Исемлеккә Мөслимнән дә 3 оешма кертелгән. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, бу оешмалар юл хәрәкәте иминлеге буенча статистка мәгълүматлары бирелә башлаганнан бирле кара исемлектән төшми. Димәк, алар әле һаман да җаваплылыкка өйрәнмәгән һәм үзләренең кылган гамәлләренә нәтиҗә ясамаган.

Узган сигез айда “Фаиза” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы машина йөртүчеләре 116 тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозарга җөръәт иткән! “Чайка” фермер хуҗалыгы хезмәткәрләре 88 тапкыр кагыйдә бозган. Җаваплылыгы чикләнгән “Рантамак” җәмгыяте хезмәткәрләренең 72 тапкыр юл йөрү кагыйдәләрен бозуы теркәлгән.

Өч оешманың машина йөртүчеләре юл йөрү кагыйдәләрен 276 тапкыр (!) бозган булып чыга. Бик куркыныч саннар! Алар 276 тапкыр юлда йөрүчеләргә куркыныч тудырган, дип уйларга тулы җирлек бар.

Тизлекне арттыру, юл кагыйдәләрен санга сукмау һәм аларны явызларча бозу – кешеләрнең сәламәтлегенә һәм гомеренә кул сузу белән бер. Шул ук вакытта юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык та каралган.

Фото: Татар-информ

 

 

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев