Урманда яки юлда поши очратсаң нишләргә?
Хайванга юл биреп, куркынычсыз араны саклау – иң дөрес карар
Җәй ахырыннан октябрьгә кадәр пошиларның гона чоры дәвам итә. Бу вакытта хайваннар аеруча активлаша, үзләрен көтелмәгәнчә тотарга һәм кинәт юлга чыгып, юл-транспорт һәлакәтенә сәбәп булырга мөмкин.
Кыргый хайваннар белән очрашу аеруча юлда йөрүчеләр өчен куркыныч. Шуңа күрә урман юлларында һәм хайваннар яши торган урыннар янында саклык чараларын үтәргә кирәк.
Юлда поши очратсагыз
Поши юлга чыккан очракта, иң беренче чиратта, тизлекне киметеп, машинаны туктатырга һәм авария сигнализациясен кабызырга кирәк. Хайванның юлдан үзе китүен көтү мөһим.
Пошига сигнал бирергә ярамый. Көчле тавыш аны куркытырга яки ярсытырга, нәтиҗәдә хайван машинага таба ташланырга мөмкин.
Әгәр поши кинәт автомобиль алдына йөгереп чыкса, аны тизлектә урап узарга тырышу куркыныч. Тормозга басыгыз, әмма кискен манёврлар ясамагыз – бу машина белән идарә итүне югалтуга китерергә мөмкин.
Караңгы вакытта аеруча игътибарлы булыгыз
Төнлә һәм көннең караңгы вакытында юлларда хайваннарны күрү кыенлаша. Шуңа күрә тизлекне киметеп, юл читләрен һәм урманга якын участокларны игътибар белән күзәтергә кирәк.
Пошилар бер генә хайван булып та, төркем белән дә юлга чыгарга мөмкин. Бер поши үткәннән соң да хәрәкәтне дәвам итәргә ашыкмагыз – артында башка хайваннар булуы ихтимал.
Хайван белән бәрелеш булса
Әгәр автомобиль поши белән бәрелешсә яки юлда яраланган хайван күрсәгез, 112 номерына шалтыратырга кирәк. Хайван янына үзегез якын бармагыз: җәрәхәтләнгән кыргый хайван көтелмәгәнчә агрессив булырга мөмкин.
Юл-транспорт һәлакәте булган очракта вакыйга урыныннан китмәү дә мөһим.
Урманда поши очратканда
Урманда пошига якынлашырга, аны кууга яки якыннан фотога төшерергә тырышмагыз. Тыныч һәм зарарсыз күренгән хайван да кеше якынлашканда көтелмәгәнчә реакция ясарга мөмкин.
Аеруча гона чорында сак булырга кирәк. Хайванга юл биреп, куркынычсыз араны саклау – иң дөрес карар.
⚠️ Онытмагыз: кыргый хайван белән очрашканда иң мөһиме – тынычлык саклау, ара калдырып, аның үз юлы белән китүен көтү. Урманда да, юлда да игътибарлы һәм сак булыгыз!
Фото – ясалма фәһем.
Нет комментариев