Караңгы тәрәзә — караңгы язмыш
Мөслимдә «Тонировка» операциясе бара, закон бозучыларга 15 тәүлеккә кадәр арест яный
Мөслим районында “Тонировка” операциясе бара. Район эчке эшләр бүлегенең контроль төркемнәре машина тәрәзәләре тонировкаланган шоферларны тоткарлап, пленкаларын салдырачак, шоферларга админстратив беркетмәләр төзеләчәк.
“Караңгылатылган тәрәзәле машиналарга кагылышлы кагыйдәләр күптән гамәлгә кертелүгә карамастан, моңа игътибар итмәүчеләр бар. Моның өчен кырыс җәза да каралган. Полиция хезмәткәрләре тонировка өчен кабат туктата икән, машина хуҗасын 15 тәүлеккә “утыртырга” мөмкиннәр”, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Фото: Татар-информ
Нет комментариев