Шикәр комына бәя артты
Республикабызда шикәр комы эчке ихтыяҗларны капларлык дәрәҗәдә җитештерелә, диләр. Шикәр чөгендере үстерелүче мәйданнарны да арттыралар кебек. Шулай булгач, шикәр комына бәя нигә артырга тиеш?
Мөслим кибетләрендә шикәр комының бәясе төрлечә булуы ачыкланды. Бер кибеттә 1 килограмм шикәр комы 80 сум булса, башкаларында ул 98-99 сумга сатыла. Челтәр кибетләрендә бәяләр очсыз була дисәләр дә, киресенчә, шәхси кибетләрнең кайберләрендә бәяләр түбәнрәк булып чыкты.
– Татарстанда продукциягә бәяләр артуына күпләр игътибар иткәндер. Июль аенда азык-төлек 0,55 процентка кыйммәтләнде. Барыннан да бигрәк шикәр комына бәя күтәрелде. Бәя арту 7,64 процент тәшкил итте. Ит продуктлары – 2,65, ипи һәм икмәк-булка эшләнмәләре 2,12 процентка арткан. Шикәр комы бер ел эчендә – 20, кош ите 15,72 процентка кыйммәтләнде. Шул ук вакытта йомыркага бәя төшә. Июльдә йомырка бәясе 10,69 процентка төште, – ди ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль бүлегенең өлкән белгече Регина Мослахова.
Фото: Лилия Шәймиева
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2026 ел 11 сентябрь саныннан укыгыз.
Нет комментариев