Ишегалларында нинди машиналар калдырырга ярамый
Күпфатирлы йортларның ишегалларында автомобильләрне янәшә урнашкан фатирларда яшәүчеләр генә кулланмый.
Биредә еш кына ташу хезмәте машиналары, такси, йөк транспорты һәм башка коммерция автомобильләре барлыкка килә. Шул ук вакытта транспортның төрле категорияләре өчен үз кагыйдәләре гамәлдә. Татарстанда йорт яны территориясендә нинди машиналар калдырырга мөмкин, ә кайсылары ярамый – «Татар-информ» материалында.
Нинди транспорт коммерцияле транспорт дип санала
Коммерция транспорты дип гадәттә хезмәт күрсәтү яки пассажирлар һәм йөкләр ташу өчен кулланыла торган автомобильләр санала. Бу категориягә түбәндәгеләр керә::
- такси автомобильләре;
- каршеринг сервислары машиналары;
- китерү хезмәтләренең фургоннары һәм башка автомобильләре;
- кузовта реклама урнаштырылган транспорт;
- йөк машиналары;
- автобуслар.
Әмма автомобильне коммерция максатларында куллану факты аның ишегалдында машина куюны автоматик тыю дигәнне аңлатмый. Чикләүләр барыннан да элек транспорт чарасының тибына һәм массасына, шулай ук аны куллану шартларына бәйле.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Нет комментариев