Мөслим – Вәрәшбаш юлына капиталь ремонт ясала
«Тузган өслек салдырыла, нигез дә ныгытыла», — ди «Татавтодор» җитәкчесе Нияз Шәймиев
Соңгы елларда Вәрәшбаш авыл җирлегендә актив рәвештә юлларны төзекләндерәләр, урау юллар төзиләр һәм күперләрне ремонтлыйлар. Мөслим – Вәрәшбаш юлы ремонты – район юл челтәрен яңарту программасының бер өлеше.
Республика программасы ярдәмендә башкарылучы күптән көтелгән юл ремонтына халыкның ни дәрәҗәдә сөенүен әйтеп торасы да юк. Юл ремонты, авыл территорияләрен яшәү һәм хуҗалык алып бару өчен уңайлырак итү максатында, федераль һәм республика программалары кысаларында башкарыла.
– Җәй ахырында Мөслим – Вәрәшбаш юлын ремонтларга керештек: автомобиль юлына капиталь ремонт ясала. Юл төзүчеләр трассаны норматив хәлгә китерүгә юнәлтелгән чаралар комплексын үткәрә: тузган юл өслеге салдырыла, шул ук вакытта, авырлык күтәрү сәләтен арттыру өчен, юлның нигезе дә ныгытыла, – ди “Татавтодор” җәмгыятенең Мөслим участогы җитәкчесе Нияз Шәймиев.
Фото: Лилия Шәймиева
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2026 ел 11 сентябрь саныннан укыгыз.
Нет комментариев