Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Акция

«Ветеранда кунакта» - тыл ветераннарын котлау акциясе

Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре ТР Мөслим җирле бүлекчәсенең «Яшь Гвардия» активистлары белән берлектә тыл хезмәтчәннәрен котладылар

 

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы алдыннан үзәк китапханә хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Мөслим җирле бүлекчәсенең  «Яшь Гвардия» активистлары белән берлектә тыл хезмәтчәннәрен котладылар. "Без ел саен үткәрә торган акция, Бөек Җиңүгә керткән өлешләре, сугыш һәм сугыштан соңгы еллардагы хезмәтләре өчен  рәхмәтләребезнең кечкенә генә өлеше. Без аларның батырлыгын мәңге кадерләрбез, истә тотарбыз һәм горурланырбыз!»

Китапханә хезмәткәрләре ветераннарга батырлыклары һәм хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр, сәламәтлек һәм иминлек теләделәр, бүләкләр тапшырдылар. Абый-апалар сугышның авыр еллары турында сөйләделәр, игътибар күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр һәм котлаулардан канәгать калдылар, – дип язалар район үзәк китапханәсеннән.

Фотолар – район үзәк китапханәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #МойГеройМояСемья