Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Акция

Сугыш чоры балаларында кунакта булдылар

«Ветеранда кунакта» акциясе кысасында сугыш чоры балалары белән очрашулар дәвам итә.

"Ветеранда кунакта" акциясе кысасында "Мөслим туган як музее" хезмәкәрләре һәм волонтерлары - Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укучылары, сугыш чоры балаларында кунакта булдылар.  РСФСР халык мәгарифе отличнигы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Роза Хәбибуллина һәм РСФСРның һәм СССРның халык мәгарифе отличнигы Илгиз Закиров бик теләп кунаклар белән аралаштылар. Мөслимнең хөрмәтле укытучылары үзләренең балачак хәтирәләре белән уртаклаштылар,  ул чорларның авырлыклары турында сөйләделәр.  Яшь буынга уңышлар һәм матур киләчәк теләделәр, – дип хәбәр итәләр туган як музееннан.

Фото – туган як музеенннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #МойГеройМояСемья