Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Кишер тәкәсе

Райондашыбыз Алсу Ханнанова әнисе Хәбибәдән өйрәнгән кишер тәкәсе рецептын газета укучыларыбыз белән дә уртаклаша.

1 чәй калагы коры чүпрәне 1 чәй калагы шикәр комы, әз генә җылы су белән күпертеп алабыз.
Аерым савытка ярты стакан җылы сөт, ярты стакан җылы су, ярты чәй калагы тоз, 1 аш калагы шикәр комы салып, күпертелгән чүпрәне өстибез. Он һәм 50 грамм эретелгән акмай салып камыр басабыз һәм җылы урынга кабартырга куябыз. Шул арада эчлек әзерләргә кирәк.
Моның өчен бераз тоз салып дөгене бүрттерәбез.
Йөземне юабыз һәм йомшарганчы җылы суда тотабыз. Кишерне вак угычтан уабыз һәм әз генә шикәр комы салып, уып,
суын саркытабыз. Дөге, кишер һәм йөземнең барысын бергә кушып, шикәр комы, угычта уылган акмай салып, болгатабыз. Акмай күбрәк булса, тәмлерәк була. Кишер тәкәсен 180 градуска кадәр кызган мичтә, йөзе килүенә карап, 30-40 минут пешерәбез.
Тәмле булсын!

Фото - А. Ханнанованың шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X