(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Мәгариф өлкәсендәге федераль дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренең эш хаклары артачак. РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев 3,6 миллиард сум күләмендә өстәмә бюджет ассигнованиеләре бүлеп бирү турындагы боерыкка кул куйды. Документ РФ Министрлар Кабинеты сайтында урнаштырылган.
«Шуның 2,4 миллиарды - укытучылар; 1,2 миллиарды галимнәрнең хезмәт хакын арттыруга юнәлдереләчәк», - диелә әлеге документта.
Акча РФ Президенты Владимир Путинның «май указлары»н үтәү кысаларында бүлеп бирелә, дип билгеләп үтелә Министрлар Кабинеты сайтындагы хәбәрдә.
Нет комментариев