Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Ят почмагыңда!

Колхозларның аякларында нык басып торган чагы. Көзге урып-җыю эшләре төгәлләнгәч, уракта катнашкан, ремонт таләп ителгән комбайннарны һәм башка төр авыл хуҗалыгы техникасын районның техник ремонт предприятиесенә төзәтергә илтәләр.

ГАЗ-52 машинасына утыртылган вагонны механизаторлар “летучка” дип йөртә. Шул “летучка” көн саен ремонтчыларны “Сельхозтехника”га алып бара , эштән соң кире алып кайта. Көннәрнең берсендә бер бригаданың механигы Фалих, кирәк-ярак алырга дип, шул вахта машинасына утырып район үзәгенә юнәлә. Китәр алдыннан, “командировочный” алырга дип, колхоз идарәсенә керә. Анда механик Фалихка урта мәктәпнең ГАЗ-51 машинасының двигателен дә алып кайтырга кушалар.

Эш белән мавыгып, көн сизелмичә дә үтеп китә. Кайтыр вакыт та җитә. Гадәттәгечә, район үзәгеннән чыгып киткәнче “летучка” билгеле бер урында беренче тукталышын ясый. Бу урын барысына да яхшы таныш. Машина туктауга ремонтчылар “командировочный”дан калганнарны җыештыра башлый. Кесә төбендәге тиеннәрдән көне буе эшләп алҗаганнарны басарлык хут чыга. Арадан җитезрәге йөгереп кенә кибеткә кереп чыга. Капкаларга һәрберсенең сумка төбендә калган каты-коты да табыла.

Тау менгән саен туктап, авыл саен механизаторларны калдырып кайта торгач, “летучка” урта мәктәп каршысына килеп туктый. Кичке якта мәктәп бик ле булганлык т ан, соңгы авылга кайтучы өч абзый мәктәп шоферының өенә төшеп китәләр. Чөнки фургонда мәктәпнең ремонтланган моторы ята. Ә абзыйларның аны болай гына калдырып китәселәре килми. Барып туктыйлар болар капка төбенә. Механик Фалих ремонтчы Альбертны мотор хуҗасын ч а к ы р ы р г а ке р т е п җибәрә. Капкасын ачып эчкә үтәм дигәндә генә Альбертның каршына, ярсып өрә-өрә, бозау чаклы эт килеп баса. Бәхеткә, эт чылбырга бәйләнгән икән, хайван аны өзәрдәй булып алга ыргыла. Ремонтчы абзый куркудан артка сикерә һәм капканы чак ябып өлгерә. Капка ябылса да, эт тирәюньне яңгыратып өрүен дәвам итә. Өйдәгеләр эт өргәнгә гадәтләнгәннәр, күрәсең. Ишегалдында җан-тын күренми, өйдән чыгучы булмый. Ул арада капка янына механик Фалих та килеп баса. Эшнең нәрсәдә икәнен аңлап, ишегалдына үзе кереп китә. Ярсып-ярсып өргән бозау кадәр эт, үзенә таба килгән кызмача абзыйны күргәч, туктап кала. Алай гына да түгел, йонлач койрыгын ике бот арасына кыстырып, оясына ук кереп кача. Фалих, оя янына килеп, этне чылбырыннан сөйри башлый. Үзе туктаусыз: “Чык каһәр, чык каһәр!” – дип кабатлый. Ә этнең чыгарга исәбендә дә юк. Фалих, чылбырны ташлап, өйгә кереп китә.

Машина хуҗасын табып, моторны аңа тапшыралар. Өйгә кереп, өстәл башына утырып, “юып” та алганнан соң, юлчылар кайтырга кузгалалар. Ишегалдына чыккач, Фалих кабат оядагы этне чылбырыннан тарткалый. Этнең куркуы шулкадәр көчле булган күрәсең, ул оя түрендә поскан хәлдә селкенмичә дә ята. Шуннан Фалих: “Ят! Ят шунда! Ят почмагыңда!” – дип чыгып китә. Урам якта аның “Әйдә, каһәр” дигән сүзе генә ишетелеп кала.

Булат Кәримов. Мөслим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама