Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Яхшы эш үз-үзен мактый

Район хезмәт һәм мәшгульлек үзәге вакансияләр ярминкәсе үткәрде

Мондый чара елга берничә тапкыр оештырыла. Бу юлы үзләренә эшчеләр эзләп Мөслим сөт заводы, почта элемтәсе бүлеге, “АвгустМөслим”, “Туган як” агрофирмалары вәкилләре килгән иде. Кама автомобиль заводының кою цехы да эшчеләргә мохтаҗ. Хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә 39 кеше исәптә тора. Үзәктән алынган мәгълүматлар буенча, 87 урын үз эшчеләрен көтә.

– Быел бездә социаль контракт программасы гамәлдә, – диде хезмәт һәм мәшгульлек үзәге җитәкчесе Дамир Мөхәмәтдинов. – Социаль контракт төзү өчен бернинди чикләүләр дә юк. Аны балалары булмаган гаилә дә, ялгыз яшәүче хезмәт яшендәге граждан да рәсмиләштерә ала. Дәүләттән социаль ярдәм алу өчен гаиләнең яки ялгыз яшәүче гражданинның җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан кимрәк булырга тиеш. Мөлкәт белән тәэмин ителүдә – гаиләнең һәр әгъзасына 40 кв.м торак мәйдан һәм 20 сутый җир. Шулай ук пай җире булмау шарт булып тора. Сөт заводы май цехында икенче смена ачу өчен даими эшкә май ясаучылар, пастеризатор чакыра. Шулай ук слесарь һәм йөк төяүчегә ихтыяҗлары бар. Хезмәт хаклары да яхшы. “Коры сөт цехына да эшче кирәк. Шоферларны алыштырып тору өчен машина йөртүчегә, машина юучыга, шулай ук инженер-техник хезмәткәрләргә дә мохтаҗбыз”, – диде сөт заводы вәкиле.

“Август-Мөслим” агрофирмасы яңа ачылган Үрәзмәт сөтчелек комплексына ветеринария белгечләрен, эшчеләр һәм бухгалтер чакыра. “Туган як” исә механизаторларны яңа техникада эшләү белән кызыктырмакчы, урып-җыюга комбайнчылар да туплый башлаганнар. Монда да ветеринарларга кытлык икән. Ике агрофирма да югары хезмәт хакы вәгъдә итә.

 Вакансияләр ярминкәсендә район картлар һәм инвалидлар йорты да эш урыннары тәкъдим итте. Нянялар, кер юучы, төрле эшләр башкаручы, психолог кирәк, ди оешма җитәкчесе Гөлнар Шакирьянова. Лаеклы ялдагыларны да эшкә алырга әзерләр биредә. Хезмәт шартлары яхшы. Санаторийларга юлламалар, матди ярдәм бирелә.

 – Почта – иң күп эш урыннарын тәкъдим итүче оешма, – диде Дамир Мөхәмәтдинов.

 Яңа Усы, Тат.Бүләр, Тойгелде, Сал. Мухан бүлекчәләренә – җитәкчеләр, Симәккә почтальон кирәк. Мөслимдә дә эш урыннары бар. Хат ташучылар, бүлекчә башлыклары булмау авыл халкына күп кыенлыклар тудырадыр. Бу безнең Мөслим-информ өчен дә – авырткан урын. Чөнки алар – безнең арадашчыларыбыз: подписканы алар ярдәме белән үткәрәбез, алар газетабызны халыкка илтеп җиткерә.

Кою заводы вәкилләре дә үзләренә кирәкле эшчеләр исемлеге, хезмәт шартлары, түләүләр белән таныштырды. Бушлай тулай торак һәм юл, туклану өчен түләүләр, санаторийларга юллама, яшьләр өчен аз процентлы социаль ипотека, Мәскәү һәм Яр Чаллыдагы югары уку йортларында бюджет урыннарында уку – эш эзләүчеләрне кызыктырырлык шартлар.

Ярминкәгә килгән ике дистәдән артык эш эзләүчегә шундый вакансияләр тәкъдим ителде. Уку, эшкә өйрәнү, квалификация үзгәртү өчен дә мөмкинлекләр булу турында да әйтелде. Җирлегебездә хатынкызларга да, ир-егетләргә дә эш бар, эшләүчесе генә кирәк.

Мөнирә Арсланова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев