Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәрбиячеләрне бала караудан аерып конкурсларда катнаштыру кемгә кирәк?

Бүгенге балалар бакчасын элеккегеләре белән чагыштырам димә! Сүз дә юк, тышкы яктан аларның һәммәсе гөлләр кебек, эчке өлешләрдә дә ремонтлар үткәрелеп, кирәкле җиһазлар, уенчыклар алына, сабыйның бакчадагы вакытын файдалы һәм кызыклы итеп уздыру өчен барысы да эшләнә. Тик... Бары бер нәрсә җитеп бетми. Игътибар! Балалар белән мәш килеп уйныйсы урынга,...

Бүгенге балалар бакчасын элеккегеләре белән чагыштырам димә! Сүз дә юк, тышкы яктан аларның һәммәсе гөлләр кебек, эчке өлешләрдә дә ремонтлар үткәрелеп, кирәкле җиһазлар, уенчыклар алына, сабыйның бакчадагы вакытын файдалы һәм кызыклы итеп уздыру өчен барысы да эшләнә. Тик... Бары бер нәрсә җитеп бетми. Игътибар! Балалар белән мәш килеп уйныйсы урынга, тәрбияченең башы бәйге-конкурсларда катнашу, кәгазь эше белән каткан. Әле тегендә язып илтәсе отчетының вакыты килеп җиткән, әле тагын берәр нәрсә. Бер-бер артлы уздырылучы конкурсларда катнашу өчен тәрбияченең вакыты каян җитсен? Моңа тәрбияче гаепле дә түгел. Аңа җитәкче куша. Башка бакчалардан ким булмаска, әле алай гына да түгел, узып китәр өчен тырышып-тырышып портфолиолар тутырасы, презентацияләр, ачык дәресләр әзерлисе... Тәрбияченең яхшы дигән даны хәзер аңа бирелгән Мактау грамоталары, дипломнар буенча бәяләнә кебек. Дус кызым балалар бакчасында эшли. Кайчан барма, аның өендә идәннең буеннан-буена сузылган ватман кисәге булыр, ул һаман нидер сыза, нидер ясый, нидер яза. Тагын икенчесенә кайчан шалтыратма, "Зинһар, язып бир, алдагы атнада бәйге бит. Синең телең оста, ярдәм ит!" дигән үтенечтән гайре әйбер ишетмәссең. "Бүген синең уңышларың турында макталып бирелгән грамоталарың юк икән, сине хөрмәт итмиләр. Дөньясы шундый бит", - ди тәрбиячеләр. Бу очракта таякның авыр башы бакчага йөрүче сабыйга төшә. Бәйгедә катнашырга шәһәргә киткән яисә берәр конкурста катнашу өчен әзерләнергә үз хисабына ял алган тәрбиячегә күнеккән бала үз "апасын" юксына. Вакытлы тәрбиячегә бала ияләшә алмый җәфалана, икенче көнне "бөтенләй бакчага бармыйм" дип киреләнә. Я булмаса бакчага барып җиткәч, "калмыйм" дип елаучылар да бар. Тәрбиячеләрне төп эшләре - бала караудан аерып, мондый конкурсларда мәҗбүриләп катнаштыру кемгә кирәк? Аларның кәгазьләре белән балага өстәмә белем дә, өстәмә ярату да бирелми. Баланы бакчага илтеп, ышанычлы кулларга тапшырган әти-әнигә тәрбияченең уңышларыннан бигрәк, аның якты йөзе, ачык күңеле кадерлерәк. Бүген инде лаеклы ялда булган бер тәрбияче "Кәгазьсез тәрбияче - эшләпәсез кадак кебек бит ул. Кушканны эшләмәсәң, җитәкчедән эләгә. Җитәкчегә, үз чиратында, мөдирдән", - дип әйткән иде: Төрле чаралардан бирелгән сертификатлар, бәлкем, хезмәттәшләр алдында мәртәбәдер дә. Ләкин бу мәртәбәне бакчадагы балалар аңларлык хәлдә түгел. Апасының мавыктыргыч уеннар оештыруыннан, әкиятләр сөйләвеннән, ягымлы сөйләшүеннән формалаша баланың бакчага бару теләге. Каядыр ашыккан, кабаланган, телефондагы интернеттан бертуктаусыз конкурсларга әзерләнгән, өлгермәгәнлектән борчылуы йөзенә чыккан тәрбиячедән тәрбия алып булмый. Бакча җитәкчеләре кул астындагыларга боерык биргәндә, үзләрен чолгаячак дан-шөһрәттән тыш, бала күңеле турында да уйларга онытмасыннар иде. Безнең заманда иң усал Рәфәрия апа бар иде. Бу тәрбиячене балалар да, мин үзем дә, бик яраттык. Вакытында ачулана да иде, вакытында алдына утыртып сөя дә иде. Ул вакытларда тәрбиячеләр балаларныкы гына булды шул. Хәзерге кебек дипломнар, исемнәр артыннан куыш булмаган заманда балалар да азрак чирләде, белемне дә күбрәк алдык, бакчага да яратып йөрдек. Ни дисәң дә, тәрбияче икенче әни иде ул вакытта. Хәзер исә "икенче әниләр" нәниләрне тагын өченчеләргә тапшыра. Эшләпәсез кадаклар булмас өчен! Ә сабый өчен эшләпәле кадак булганчы, эшләпәсез булуың мең кат артык бит, югыйсә! Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев