Реклама
Яңалыклар
Әти-әниләр имтихан тапшырды
8 апрель көнне районыбызда “Ата- аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне” Бөтенроссия акциясе үтте. Акция БДИ кабул итү пункты булган Мөслим лицеенда быел алтынчы тапкыр оештырылды.
Тиздән, бик тиздән урта мәктәп укучылары бердәм дәүләт имтиханнары тапшырачак. Укучылар бу төр тикшерүгә алдан әзерләнсә дә, имтихан якынлашкан саен, борчылу тойгысы арта бара.
БДИга әзерләнгәндә мәктәп укучысының белеме генә түгел, психологик халәте, кәефе, үз-үзенә ышанычның ныклыгы да зур әһәмияткә ия. Боларны булдыруда ата-аналарның роле бәяләп бетергесез зур.
Биремнәрне үзе чишеп, имтихан алдыннан балада була торган эчке халәтне, уй-кичерешләрне, борчылуларны өлешчә булса да үзе кичереп караган әти-әни, һичшиксез, баласының психологик киеренкелеген җиңәргә ярдәм итү ысулларын табачак, дип уйлый акцияне оештыручылар. Шуңа күрә мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт мондый акцияне ел саен үткәреп килә.
Акция барышында әти-әниләргә имтихан вакытында балалары узачак барлык этапларны үтү мөмкинлеге булдырылды. Теркәлү, телефон һәм рөхсәт ителмәгән шәхси әйберләрне тапшыру, имтихан алды контроле, бланк тутыру, аларны тапшыру кебек процедураны алар үз күзләре белән күрделәр. Ата-аналар имтихан кабул итү пунктларында оештырылган иминлек чаралары, имтихан материалларының басылу һәм эшкәртелү тәртибе белән дә танышты.
Быел акциядә катнашучыларга 3-4 сәгать урынына 1 сәгать эшләүгә исәпләнгән база дәрәҗәсендәге һәм төрле типтагы математика биремнәре тәкъдим ителде. “Эшли алырмынмы, математиканы укып чыкканыма ни гомер үткән”, – дип курыккан әти-әниләр биремнәрне билге өчен түгел, аларның эшли алырлык икәнен күрү һәм мәсьәлә-мисалларның төрләре белән танышу өчен башкарып карады. Нәтиҗәләр акция көнендә үк билгеле булды.
Башка еллардан аермалы буларак, укучыларның эшләре быел имтихан эшләнгән кабинетларда үк сканер аша үтәчәк. Бу исә оештыручыларга тагын да зуррак җаваплылык өсти.
Гөлназ Җәлилова.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев