Түбән Табын интернат-мәктәбе укучылары Мөслим лицеенда кунак булды
Мөслим лицее Түбән Табын сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән интернат-мәктәбе укучыларын кабул итте.
Әлеге чара Инвалидлар декадасы кысаларында "Балалар-балаларга" социаль проектын реализацияләү һәм берничә еллык хезмәттәшлекне дәвам итү максатыннан оештырылды. Лицейның "Бердәмлек" укучылар үзидарәсе активистлары мәктәп буенча экскурсия уздырдылар. Аннан спортзалында "Күңелле стартлар" оештырдылар. Чара ахырындагы бердәм флешмоб араларны тагын да якынайтты. Лицей укучылары кунакларга бүләкләр тапшырдылар. Чара бик күңелле һәм файдалы узды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев